ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Төбәк иҗтимагый оешмасы - Мәскәү шәһәренең Татар милли-мәдәни автономиясе теләге булган һәркемгә уникаль мөмкинлек - татар телен бушлай һәм уңайлы форматта - Мәскәү шәһәренең Татар мәдәни үзәгендә, шулай ук онлайн форматта өйрәнү мөмкинлеген тәкъдим итә.


10
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

Ульяновск өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе инициативасы белән төбәкнең Владимир Ленин исемендәге фәнни китапханәсендә беренче тапкыр “Китап бүләк итү көне” узды. Китапханә киштәләре йөзләгән татар китабына баеган. Бу хакта Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин сөйләде.


8
ноябрь, 2020 ел
якшәмбе

Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов «Асыл» татар балалары лидеры мәктәбендә кунакта булды.


6
ноябрь, 2020 ел
җомга

Татар федераль милли-мәдәни автономия рәисе, Россиянең Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов Татарстан Конституциясе көне белән котлау сүзләрен җиткерде.


5
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Хәтер вакыттан көчлерәк» X Халыкара ветераннарны хөрмәтләү акциясе пандемия шартларында онлайн-форматында узды.

 


4
ноябрь, 2020 ел
чәршәмбе

2-8 ноябрь көннәрендә «Волга» үзәгендә Татар балалары лидеры мәктәбе уза. Быел, пандемия булу сәбәпле, 120 бала гына була. Бу хакта Татар федераль милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры Миләүшә Шәрәпова сөйләде.

Татарстанның Милли китапханәсендә «Таба» этно-форумы узды. Проектны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы «Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясе» төбәк иҗтимагый оешмасы һәм Казан милли тикшеренү технология университеты белән берлектә гамәлгә ашыра.

Идел буе югары уку йортлары студентларының халыклар дуслыгы фестивале быел да башкалага үз телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен яхшы белгән, хөрмәт иткән яшьләрне җыйды. Алар арасында Мордовия, Удмуртия, Мари иле, Башкорстан, Чувашиядән килгән студентлар да бар иде. Әлеге бәйрәм Халыклар бердәмлеге көнендә үтте.


3
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

Урмайда VIII Халыкара «Урмай зәлидә - 2020» төрки дөнья милли сәнгать фестиваленең Гала концерты үтте. Ел саен үткәрелә торган татар мәдәнияте, музыка, шигърият, бию бәйрәме быел ТАССР һәм ЧАССР оешуның 100 еллыгына, шулай ук “Чувашия Республикасының Татар милли-мәдәни автономиясе" оешмасына нигез салучы Фәрит Гыйбатдинов истәлегенә багышланды.

Россия Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов Россия халкын Халыклар бердәмлеге көне белән котлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International