Илдар Гыйльметдинов: Халыклар бердәмлеге көне безне Россия тарихын һәм мәдәниятен хөрмәт итәргә өйрәтә

2020 елның 3 ноябре, сишәмбе

Россия Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов Россия халкын Халыклар бердәмлеге көне белән котлады.

Сезне Халыклар бердәмлеге көне белән чын йөрәктән тәбрик итәм!

Әлеге чын мәгънәсендә халык тантанасының асылы аның атамасында ук чагылыш таба. Бу бәйрәм гражданлык һәм ватанпәрвәрлек, камиллеккә омтылу, халкыбызның рухи хәзинәләренә тугрылык кебек һичкайчан әһәмияте җуелмас идеалларны берләштерә, безне Ватаныбыз тарихына һәм мәдәниятенә, аның дини һәм иҗтимагый традицияләренә хөрмәт белән карарга өйрәтә.

Без батырлык үрнәкләрен олы ихтирам белән күңелләрдә саклыйбыз һәм россиялеләрнең үз Ватанына хезмәт итү омтылышы белән ихлас горурланабыз.

Бүгенге катлаулы сәяси вазгыять шартларында милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм гражданнар арасында татулыкны ныгыту аеруча мөһим. Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы бу юнәлешкә аеруча булышлык итәргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International