Быел «Асыл» Татар балалар лидеры мәктәбендә 120 бала катнаша

2020 елның 4 ноябре, чәршәмбе

2-8 ноябрь көннәрендә «Волга» үзәгендә Татар балалары лидеры мәктәбе уза. Быел, пандемия булу сәбәпле, 120 бала гына була. Бу хакта Татар федераль милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры Миләүшә Шәрәпова сөйләде.

«Татар балалар лидеры мәктәбендә Россиянең төрле төбәкләрендә һәм Татарстанда яшәп, иҗтимагый, мәдәни тормышта кайнаучы активистлар катнаша. Бүгенге көндә Әстерхан, Иваново, Новосибирск, Пенза, Самара, Саратов өлкәләреннән, Мәскәү шәһәре, Татарстан һәм Удмуртия республикаларыннан гаризалар килде. Килүчеләрнең 80 проценты — яңа балалар», — диде ул.

«Идел» яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина сүзләренчә, катнашучылар өчен смена дәвамында төрле лекцияләр, практик дәресләр, түгәрәк өстәлләр, тренинглар, дебатлар һәм татар интеллигенциясе вәкилләре белән очрашулар оештырыла. «Дебатлар, ораторлык осталыгы буенча дәресләр дә була. Шулай ук блогерлар да чакырыла Балалар өчен программа үзләренең кызыксынуларыннан чыгып эшләнде», — диде ул.

Чараның төп максаты — татар яшьләре оешмаларында һәм берләшмәләрендәге актив татар балаларын барлау, аларга ярдәм итү. Шулай ук күпләп татарлар яши торган төбәкләрдә татар балалары белән эшләү өчен аерым үзәкләштерелгән тармак булдыру.

Оештыручылар: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International