Дәүләт Думасы депутаты, «Татар федераль милли-мәдәни автономиясе» Советы рәисе Илдар Ирек улы Гыйльметдиновның шәхси сәхифәсе

ГЫЙЛЬМЕТДИНОВ ИЛДАР ИРЕК УЛЫ 1962 елның 3 сентябрендә ТАССРның Кама Тамагы районы Келәнче авылында туган.

БЕЛЕМЕ:

  • Казан дәүләт педагогия институты, 1979-1983 — Физика.
  • ВЛКСМ ҮК каршындагы югары комсомол мәктәбе, 1988-1989 — Югары сәяси белем
  • «Дәүләт хезмәтенең Төньяк-Көнбатыш академиясе» югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт учреждениесе, 2007 — «Дәүләт һәм муниципаль идарә» белгечлеге буенча Менеджер

ЭШ:

1982 — 1983 Казан дәүләт консерваториясе каршындагы урта махсус музыка мәктәбендә физика укытучысы.

1983 — 1984 Кама Тамагы районының Олы Бортас урта мәктәбе директоры.

1984 — 1985 — ВЛКСМ Кама Тамагы райкомының икенче сәркатибе.

1985 — 1986 хезмәт Совет Армиясендә Германиядә совет гаскәрләре төркемендә.

1986 — 1987 Татарстан ВЛКСМ эшче һәм авыл яшьләре бүлеге инструкторы

1987 — 1990 Актаныш ВЛКСМ райкомының беренче секретаре

1990 — 1992 Татарстан ВЛКСМ секретаре.

1992 — 2018 Иҗтимагый башлангычларда «Татарстан Республикасы яшьләр оешмалары советы» рәисе.

1994 — 2001 Татарстан Республикасы балалар һәм яшьләр эшләре буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары.

2001 — 2003 Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары.

2003 елдан башлап Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты:

— дүртенче чакырылыш — Физик культура, спорт һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе урынбасары;

— бишенче чакырылыш — Физик культура һәм спорт комитеты рәисе урынбасары;

— алтынчы чакырылыш — Мәгариф комитеты әгъзасы;

— җиденче чакырылышта — Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре комитеты рәисе.

«Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы.

2007 елдан алып хәзерге көнгә кадәр «Татар федераль милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы Советы рәисе.

Милләтара мөнәсәбәтләр буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Совет әгъзасы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясе әгъзасы, Россия халыклары ассамблеясе Советы Рәисенең беренче урынбасары, Россия студентлар спорт берлеге башкарма комитеты әгъзасы.

БҮЛӘКЛӘРЕ:

Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре.

— II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән,

— «Дуслык» ордены белән

— «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән

— «Яшьләр сәясәте өлкәсенең мактаулы хезмәткәре» күкрәк билгесе;

— РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасының «Парламентаризмны үстерүдәге казанышлары өчен» мактау билгесе,

«Физик культура һәм спортны үстерүдәге казанышлары өчен» мактау билгесе.

Петр Лесгафт медале белән бүләкләнгән.

Шулай ук РФ Президентының, РФ Хөкүмәтенең, РФ Федерация Советының, РФ Дәүләт Думасының мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International