Татарстанның Милли китапханәсендә «Таба» этно-форумы узды. Проектны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы «Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясе» төбәк иҗтимагый оешмасы һәм Казан милли тикшеренү технология университеты белән берлектә гамәлгә ашыра.
Чарада Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе, Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Ринат Садыйков, ТР Халыклар ассамблеясе рәисе Тимур Кадыйров һәм башкалар катнашты.
Проектның төп бурычы - этно-өлкәдә яшьләр арасында аеруча актуаль һәм кирәкле проектларны үстерү, алга таба гамәлгә ашыру өчен платформа булдыру. Форумда катнашу өчен гаризаларны гомумән алганда 300 кеше җибәргән, жюри 17 финалистны сайлап алган.
Форум этно-өлкәдә Татарстан халыкларының мәдәни мирасын саклап калу һәм популярлаштыру буенча иң уңышлы тәҗрибәләрне күрсәтүче 200 кешене җыйды. Форум кысаларында яшьләр даирәсендә халык бердәмлеге идеяләрен популярлаштыру буенча иң яхшы тәҗрибәләр күрсәтелде. Шулай ук экспертлар белән дискуссияләр, этно-музыка һәм этно-проектлар белән танышу булды, алар Татарстан халыкларының милли үзенчәлекләрен таныту өстендә эшли.