«Урмай зәлидә» VIII Халыкара фестивале тынычлык, музыка, игелек һәм дуслык бәйрәменә әверелде

2020 елның 3 ноябре, сишәмбе

Урмайда VIII Халыкара «Урмай зәлидә - 2020» төрки дөнья милли сәнгать фестиваленең Гала концерты үтте. Ел саен үткәрелә торган татар мәдәнияте, музыка, шигърият, бию бәйрәме быел ТАССР һәм ЧАССР оешуның 100 еллыгына, шулай ук “Чувашия Республикасының Татар милли-мәдәни автономиясе" оешмасына нигез салучы Фәрит Гыйбатдинов истәлегенә багышланды.

Республиканың иң күп санлы, талантлы һәм нәтиҗәле милли-мәдәни берләшмәсе проекты РФ Президенты гранты “татарларның мәдәни-тарихи мирасын торгызу һәм “Мирас” этномәдәни үзәге эшчәнлеге кысаларында тормышка ашырыла. Патриотик юнәлештәге популяр чара Россиядә яшәүче төрле милләт вәкилләренең мәдәниятен, сәнгатен үстерүгә, саклауга хезмәт итә.

Бәйрәмне оештыручылар - Чувашия Республикасының Татарлар милли-мәдәни автономиясе, Чувашия Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе. Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык, Чувашия Республикасы Милләтләр эшләре һәм архив эше буенча федераль агентлык ярдәмендә әзерләнде.

Быел "Урмай зәлидә" онлайн конкурсы 1 февральдә башланып 30 майга кадәр дәвам итте. Монда Россиянең 24 регионыннан 80 иҗади коллектив, 150 аерым башкаручы талантлар катнашты. Башкортстан, Кабардино-Балкария, Марий Эл, Төньяк Осетия, Татарстан, Чувашия, Якутия, Түбән Новгород һәм Ульяновск өлкәләре, Курган шәһәреннән бик күп яңа исемнәр белән таныштык.

Быел конкурс дистанцион рәвештә сигез номинациядә узды һәм дүрт номинациядә Гран-при исеме бирелде. Тантаналы өлештә котлау сүзләре белән Комсомол районы мәдәният һәм архив эшләр секторы мөдире Екатерина Конторская, Чувашия татарлары милли-мәдәни үзәге рәисе Хәйдәр Сафиуллин чыгыш ясады.

Чувашия Республикасы Мәдәният, милләт эшләре һәм архив эше министры вазыйфаларын башкаручы Светлана Каликова, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Гыйлметдинов котлау җибәрде. "Менә берничә мең ел инде төрки дөнья исән һәм чәчәк ата, безнең ата-бабаларыбыз төрки дөнья халыкларының күпкырлы мәдәниятен безгә җиткерә алдылар. Төрки дөнья вәкилләре: чуашлар, татарлар, чеченнар, төркмәннәр һәм башкалар бүген бик теләп төрки дөнья традицион мәдәнияте халыкара фестивалендә берләштеләр", - диде ул.

Фестивальдә музыка, мәдәни, этник традицияләрне саклау һәм алга этәрү идеяләре белән берләшкән иҗади кешеләр җыелды. Үткәнне һәм киләчәкне берләштерү һәр кешегә төрки этник мәдәниятнең традицион һәм хәзерге заман башкаручылары җыр, бию һәм йола сәнгатенең байлыгына соклану мөмкинлеге бирде. Фестивальне оештыручы һәм инициаторы Фәрит Гыйбатдинов үзенең музыкаль-мәдәни идеясен кыю рәвештә үстерде, Россия төбәкләреннән яңа иҗади коллективларны эзләде; ачык аутентик һәм фольклор ансамбльләрне чакырды. Алга таба да аның эшен дәвам иттерү безнең изге бурыч.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International