Магнитогорск татарлары “Хәтер” татар җыр иҗаты фестиваль-конкурсын уздырачак. Чарага бөтен теләүчеләр чакырыла.
16-19 ноябрь көннәрендә Казанда XX «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенә йомгак ясалды. Кичә бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Бу хакта «Идел» яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина сөйләде.
Әтиләре вафат булу сәбәпле, Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Гыйльметдинов Илдар Ирек улының hәм якыннарының тирән кайгыларын ихлас күңелдән уртаклашабыз.
16-19 ноябрь көннәрендә Казанда XX «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесе өченче туры узачак. “Идел” яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина бәйгедә катнашучылар арасында кызларның бихисап булуын, әмма егетләрнең иҗатлары көчле икәнлеген әйтте.
Ульяновскида шәһәр һәм өлкә районнарында гомер итүче игезәкләр арасында “Игезәкләр” дигән фестиваль-конкурс оештырылган. Төрле милләт вәкилләре арасында игълан ителгән әлеге чарада 36 игезәк катнашкан һәм шуларның тугызы финалга чыгып, иҗади сәләтләрен күрсәткән. Бу хакта Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин хәбәр итте.
Түбән Новгород өлкәсенең Татар милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты тарафыннан “Нигеземә кайтып барам” - «Возвращение к истокам» проекты кысаларында татарлар җыелып яшәгән районнардагы мәктәп укучылары арасында (рәсемнәр, кул эшләре, инсценировкалар) иҗат конкурслары игълан ителде.
Татарстан халыклары дуслыгы йортында БДБ илләре рәссамнарының Казандагы һөнәр берлеге ТАССРның 100 еллыгына картиналар күргәзмәсен ача.
13 ноябрьдә Казан Кремленең «Манеж» күргәзмәләр залында төрек дизайнерлары теккән Сөембикә ханбикә костюмы урын алды. Сөембикә киеме «Кафтан. Хәзерге төрек дизайнерлары күзлегеннән Госманлы империясе костюмнары» күргәзмәсе ачылышында тәкъдим ителде. Күргәзмәне Төркиянең Казандагы Генераль консулы Әхмәт Эрикан ачты.
«Татар федераль милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы үткәргән «Яшь талантлар - Молодые таланты» һәвәскәр театр коллективлары өчен пьесалар конкурсына йомгак ясады.
Татар яшьләрен «Мәдәниятләр диалогы» Яшьләрнең этномәдәни конкурсына чакыралар. Конкурсны Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык үткәрә. Конкурсның төп бурычларының берсе - талантлы яшьләрне киң җәмәгатьчелеккә таныту.