«Яшь талантлар» үзешчән һәм һәвәскәр театрлар өчен пьесалар конкурсы

Электрон җыентыкны шушы сылтамадан карап була.

I. Положениянең гомуми нигезләмәләре:

1.1. Әлеге кагыйдәләр «Яшь талантлар» конкурсының (алга таба Конкурс) үткәрү шартларын, материаллар бирү тәртибен, конкурс гаризаларын карау процедурасын, җиңүчеләрне билгеләү тәртибен регламентлый.

1.2. Конкурсны оештыручы: «Татар федераль милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы. Конкурс Татарстан Республикасы бюджетыннан социаль әһәмияткә ия булган проектларны гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган оешмаларга субсидияләр бирү буенча конкурста җиңүче буларак, иҗади проект кысаларында үткәрелә.

1.3. Конкурсның максаты: үзешчән һәм һәвәскәр театрлар өчен пьесалар туплауда яшь талантлы авторларны активлаштыру, пьесаларның эчтәлегендә татар халкының милли мәдәниятын, гореф-гадәтләрен, этник үзенчәлекләрен, тормыш рәвешен чагылдыру.

II. Конкурс шартлары:

2.1. Конкурста 35 яшькә чаклы авторлар катнаша ала.

2.2. Гариза җибәрүче тәкъдим ителгән пьесаның (әсәрнең) авторы булырга тиеш.

2.3. Конкурска бер автор һәр номинациягә бер пьеса тәкъдим итә ала.

2.4. Конкурска үз әсәрләрен тәкъдим итеп, гаризаны тутырып җибәргәндә, автор автомат рәвештә үзенең шәхси мәгълүматларын эшкәртү һәм куллануга (фамилиясен, исемен, атасының исемен, туган көнен, элемтә өчен телефон номерын, электрон адресын, уку урынын һәм конкурсның оештыру чараларын үткәрү максатында авторлык хокукларын саклап интернет челтәрендә конкурс материалларын бастыруга) үзенең рөхсәтен бирә.

2.5. Конкурс кысаларында пьесаларны коммерция ягыннан файдалану каралмый. Мондый очраклар автор белән аерым килешү таләп итә һәм автор ризалыгыннан башка мөмкин түгел.

2.6. Конкурс номинацияләре:

1. Балалар өчен татар телендә пьеса;

2. Балалар өчен рус телендә пьеса;

3. Пьеса татар телендә;

4. Пьеса рус телендә.

2.7. Конкурска гаризалар (иҗади материаллар) 2020 нче елның 1нче августыннан 2020 нче елның 15 нче октябренә кадәр кабул ителә. Нәтиҗәләр 2020 нче елның 30 нчы ноябренә кадәр игълан ителәчәк һәм Татар федераль милли-мәдәни автономиясе сайтында урнаштырылачак.

III. Конкурсны оештыру һәм үткәрү:

3.1. Оештыручы конкурс материалларын кабул иткәннән соң, жюри әгъзәләренең эшен оештыра, нәтиҗәләр чыгаруны һәм бүләкләр тапшыруны тәэмин итә. Оештыручы махсус призлар булдыру, призлы урыннар санын киметү яки арттыруга хокуклы.

3.2. Конкурсның гомуми призлар фонды - 54 600 сум. Конкурста җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнә.

Конкурсны оештыручы өченче затларның хокукларын бозучы Конкурс эшләрен конкурсның теләсә кайсы этабында төшереп калдырырга хокуклы.

3.3. Конкурс комиссиясе (жюри) Конкурсны оештыручы тарафыннан төзелә һәм конкурска җибәрелгән эшләрне укып, җиңүчеләрне билгели. Комиссия составына театр сәнгате өлкәсендә абруйлы белгечләр, профессионаллар керә. Комиссиянең һәр әгъзасы иҗади материалларга бәя бирә, ә җиңүчеләр тавыш бирү белән билгеләнә.

3.4. Конкурста җиңучеләрне сайлап алу шартлары:

  • драматургия материалының сыйфаты;
  • драматургия материалында татар халкының гореф-гадәтләре, этник үзенчәлекләре, тормыш рәвеше һәм милли мәдәниятының чагылышы;
  • пьеса идеясенең оригинальлеге, актуальлеге;
  • пьесаны һәвәскәр театр тарафыннан кую мөмкинлеге;
  • текст авторы булу;
  • пьесаны кую дәвамлылыгы 40 минутка кадәр булуы мөһим.

3.5. Акчалата бүләкләр җиңүче авторның шәхси реквизитлары (паспорт күчермәсе, ИНН, СНИЛС, банк счеты реквизитлары) буенча күчереләчәк.

3.6. Оештыручы конкурс Положениесенә һәм үткәрү вакытына төзәтмәләр кертү хокукына ия.

 

IV. Конкурска материаллар җибәрү таләпләре һәм тәртибе:

4.1. Пьеса Word форматында, Times New Roman14 pt шрифты белән тәкъдим ителергә тиеш. Пьесалар А4 форматында 30 биттән артмаска тиеш.

4.2. Пьесаның тексты электрон почта аша оештыручының электрон почта адресына: tatrf@mail.ru  «Яшь талантлар» пьесалар конкурсы» тамгасы белән җибәрелә.   

4.3. Конкурста катнашу өчен автор гариза һәм пьесаның текстын җибәрә.

 

Гаризада автор турында мәгълүмат күрсәтелергә тиеш:

1. Авторның фамилиясе, исеме, атасының исеме. Авторның фотосы (фотолар алга таба драматургик материал һәм конкурс материаллары белән янәшә урнаштыру өчен кирәк);

2. Авторның туган көне;

3. Элемтә өчен мәгълүмат: электрон почта адресы, телефон номеры;

4. Кыскача иҗади биографиясе;

5. Авторлык хокукларын раслаучы мәгълүмат.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International