ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ИСЕМЕНДӘГЕ БАЛАЛАР ҺӘМ ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН БӨТЕНРОССИЯ ШИГЫРЬ УКУЧЫЛАР КОНКУРСЫ

Тукай исемендәге Бөтенроссия шигырь укучылар конкурсы - “Татар милли-мәдәни автономиясе” иҗтимагый оешмасының, Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлегенең уртак проекты. Чара Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә уздырыла.

Конкурста 6 яшьтән 17 яшькә кадәрге мәктәп укучылары һәм Татарстан Республикасының һәм Россиянең һөнәри уку йортлары студентлары катнаша. Укучылар рус телендә дә, татар телендә дә тиешле темага туры килгән шигырьләрне жюри хөкеменә тәкъдим итәргә хокуклы. Конкурс 3 этапта уза. Беренче этап, сайлап алу турлары уку йортларында уза. Икенче турга гаризалар Татар Федераль милли-мәдәни автономиясе һәм Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге адресына җибәрелә. Соңрак эшләр жюри тарафыннан бәяләнә һәм финал турда катнашучылар сайлап алына.

Укучыларның беренче республика конкурсы бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу елында узды. 2012 елда конкурс Габдулла Тукай исемен алды. Шулай ук быел конкурсны гамәлгә куючыларның берсе - Татарларның Федераль милли-мәдәни автономиясе булды, шуның аркасында уку конкурсы Бөтенроссия дәрәҗәсенә ия булды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International