Татар яшьләре көннәре

Татар яшьләре көннәрен Татар милли-мәдәни федераль автономиясе белән берлектә Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, "Идел" Яшьләр үзәге оештыра. Әлеге чара Россиянең төрле төбәкләре, якын һәм ерак чит илләрдә көн күрүче яшьләрне берләштерә.

Фестивальнең максаты - тарихи Ватаннарыннан аерылган татар яшьләрендә туган телгә, татар мәдәниятенә, тарихына карата кызыксыну уяту.

Чарага ел саен Россиянең 40лап төбәгеннән, шулай ук Украина, Белоруссия, Казахстаннан 150дән артык егет-кыз килә. Гадәттә чарага 18 дән башлап 30 яшькә кадәрге яшьләр чакыру ала. Алар үзләре яшәгән төбәктә татарның иҗтимагый, мәдәни тормышында актив катнашкан булырга тиеш.

Төрле төбәкләрдән һәм илләрдән килгән татар яшьләре ел саен «Идел» яшьләр туристлык лагеренда җыела. Төрле елларда Татар яшьләре көннәрендә Россия Федерациясе регионнарыннан, ерак һәм якын чит илләрдән һәм Татарстан Республикасы районнарыннан делегатлар катнашты:

Ерак чит илләр: Япония, Кытай, Төркия, Австралия, Кипр, Америка;

БДБ илләре: Казахстан, Абхазия, Азәрбайҗан, Беларусь, Украина;

Россия Федерациясе республикалары: Саха (Якутия), Башкортстан, Удмуртия, Чувашия, Марий Эл, Мордовия, Карелия, Адыгея, Кабардино-Балкария, Төньяк Осетия - Алания;

Россия Федерациясе субъектлары: Томск, Кемерово, Новосибирск, Омск, Төмән, Свердловск, Курган, Чиләбе, Оренбург, Пермь, Киров, Түбән Новгород, Ярославль, Мәскәү, Ленинград, Иваново, Владимир, Тула, Кострома, Самара, Саратов, Пенза.

Татар яшьләре көннәре программасында:

  • Тарих
  • Татар теле
  • Диннәр
  • мәдәният һәм бию дәресләре.

Делегатлар һәм Татар яшьләре көннәре кунаклары үзләрен кызыксындырган мәсьәләләр турында фикер алыша һәм төрле семинар-тренинглар эшендә катнаша. Татарларның тупланып яшәү төбәкләрендә барлыкка килгән проблемаларны эзләү зарурлыгын исәпкә алып, Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте кебек дәүләт хакимият органнары һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре белән очрашулар үткәрелә.

Делегатлар һәм кунаклар өчен Татарстан Республикасы журналистлары, танылган язучылар, шагыйрьләр һәм драматурглар, шулай ук Татарстан Республикасының танылган спортчылары белән очрашулар уздырыла. Моннан тыш, Татар яшьләре көннәре кысаларында борынгы татар дәүләте башкаласы Болгар шәһәре белән танышулар уза, делегатлар бөек татар шагыйре - Г.Тукайның ватанына киләләр, Казан буйлап мәчетләр һәм тарихи урыннар белән экскурсияләр үткәрәләр.

Татар яшьләре көннәре программасында брейн-рингның «Сез Казанны беләсезме?», «Идел Гүзәле», «Любовь с первого слова» конкурсы, Сабантуй милли бәйрәме, «Аулак өй» дискотекалары, кичке уеннар каралган.

Татар яшьләре көнендә катнашучыларның бәяләмәләренә караганда, чара туган тел, халык традицияләре турында, яшьләр проблемаларын хәл итү турында яхшырак белергә ярдәм итә.

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 19:50

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International