Мәскәү татарлары автономиясе татар телен өйрәнү буенча курс оештыра

2020 елның 11 ноябре, чәршәмбе

Төбәк иҗтимагый оешмасы - Мәскәү шәһәренең Татар милли-мәдәни автономиясе теләге булган һәркемгә уникаль мөмкинлек - татар телен бушлай һәм уңайлы форматта - Мәскәү шәһәренең Татар мәдәни үзәгендә, шулай ук онлайн форматта өйрәнү мөмкинлеген тәкъдим итә.

Оештыручылар сүзләренчә, хәзер Мәскәү шәһәренең татар автономиясендә 50дән артык кеше татар телен өйрәнә.

Барлыгы 5 төркем бар. Шуларның берсе - көндезге, өчесе - онлайн, шулай ук экспресс-курс та үткәрелә. Дәресләрне филолог, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Альбина Вәлиева уздыра.

Төрле дәрәҗәдәге төркемнәрдә Россиянең төрле шәһәрләреннән, төбәкләреннән һәм хәтта башка илләрдән студентлар шөгыльләнә: дәресләргә Бөекбритания, Канада һәм Португалия илләреннән дә кушылганнар.

3-4 ай узгач, студентлар туган телләрен яхшы аңлый башлый һәм сөйләшү клубында практика уза. Туган телне белү теләге, дәресләрнең даимилеге һәм көндәлек практикасы - татар телен үзләштерүнең бөтен сере. Белешмәләр өчен телефон: + 7 985 419-11-36

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International