Ульяновск өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе инициативасы белән төбәкнең Владимир Ленин исемендәге фәнни китапханәсендә беренче тапкыр “Китап бүләк итү көне” узды. Китапханә киштәләре йөзләгән татар китабына баеган. Бу хакта Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин сөйләде.
“2021нче ел губернатор Сергей Морозов карары белән Ульяновск өлкәсендә “Китап елы” дип игълан ителде. Китапка кагылышлы чаралар инде быелдан ук башланды. 180 еллык тарихы булган китапханәгә татар китаплары тапшырылды. Биредә танылган Акчуриннар нәселенең гаилә китапханәсеннән 200гә якын уникаль китап саклана. Алар арасында инглиз һәм француз телләрендәге Коръәннәр бар”, - диде ул.
Рәмис Сафин киләсе елда Ульяновск өлкәсендә Татарстан язучылары белән очрашулар булачагын, борынгы татар басмалары һәм автографлары китаплар күргәзмәсен оештыру да күздә тотылагын, әлеге чараларда беренче татар китабы чыгуга 300 ел хакында да сүз алып барылачагын әйтте. “Узган гасырда чыккан китапларны җыю, аларны киләчәк буыннар өчен саклап калу җәһәтеннән Ульяновск өлкәсенең Татар милли-мәдәни автономиясе быел беренче тапкыр китап бүләк итү тәкъдиме белән чыкты. Әлеге акцияне башка милли оешма җитәкчеләре дә хупады”, - диде ул.
“Китапханәләргә китаплар бүләк итү акциясе шәһәребезнең бердәнбер милли китапханәсендә ел дәвамында бара. Анда узучы чараларга йөрүчеләр бер-ике татар китабы булса да алып килеп тора. Әлеге китаплар архивта сакланачак”, - диде Рәмис Сафин.