16-19 ноябрь көннәрендә Казанда XX «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесе өченче туры узачак. “Идел” яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина бәйгедә катнашучылар арасында кызларның бихисап булуын, әмма егетләрнең иҗатлары көчле икәнлеген әйтте.
“Бәйгегә быел 104 гариза кабул ителде. 438 әсәр килде, барлыгы 94 катнашучы бар. Шулар арасыннан 43 кеше сайланып алынды һәм аларга әдәби мәктәпкә юллама бирелде. 43 кешенең өчесе – егетләр. Әдәбиятта кызлар күп, ләкин егетләр көчлерәк. Гран-причылар исемлегенә күз салсагыз, егетләрнең өстенлек алуы күренә. Егетләрнең сыйфатлы булуы мөһим”, - диде ул.
Ләйсән Сафина бәйгедә бер авторның берьюлы берничә номинациядә катнаша алуын искәртте. Поэзия, проза, драматургия һәм балалар әдәбияты номинацияләре тәкъдим ителгән. Жюри әгъзалары әсәрләрне октябрь ае дәвамында тикшереп чыккан. “Алар сафына кайчандыр бәйгедә җиңеп чыккан Ленар Шәех белән Рифат Сәлах та кушылды, киләчәктә жюри әгъзалары саны артачак”, - диде ул.
“Драма әсәрләре йомшаграк, икенче һәм өченче урыннар белән чикләнербез дип торам. Прозада югары балл куярлык әсәр бар. Әмма гомуми баллар башка әгъзалар белән киңәшләшкәннән соң гына куела, без объектив булырга тырышабыз”, - диде жюри, әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов.
Яшьләр өчен дүрт көн дәвамында жюри белән мастер-класслар, язучылар, «Иделем акчарлагы» бәйгесендә алдагы елларда Гран-при алган яшьләр, татар телендә чыгучы матбугат чаралары вәкилләре белән очрашулар, әңгәмәләр оештырылачак. Әлеге турда катнашкан егет-кызларның әсәрләре «Иделем акчарлагы» дип исемләнгән ел саен чыгып килүче җыентыкка керәчәк.
Чараның төп максаты – талантлы яшь каләм ияләрен барлау, берләштерү, иҗатларын активлаштыру. Оештыручылар: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге. Бәйге Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәмендә үтә. “Быел бәйгедә Татарстанның 17 районыннан һәм Башкортостан республикасы белән Киров өлкәсеннән егетләр-кызлар килүе көтелә”, - диде оештыручылар.
Бәйге өч этаптан тора: 1 этап – әдәби әсәрләрне кабул итү, 2 этап - сайлап алу туры. Жюри тарафыннан әдәби әсәрләрне тикшерү, бәяләү. 3 этап – йомгаклау өлеше: алдан төзелгән программа нигезендә, әсәрләре жюри тарафыннан уңай бәяләнгән конкурсантлар өчен иҗат мәктәбе оештыру. Бәйгенең жюри әгъзалары: Газинур Морат, Ләбиб Лерон, Ленар Шәex, Рифат Сәлах, Илсөяр Иксанова, Марат Закир, Әлфәт Закирҗанов.
“Идел” яшьләр үзәге 20 ел элек оешып китте. Шулчак яшь төрки язучылар оешмасы җитәкчесеннән “яшь татар язучыларының әсәрләре җибәрсәгез, әйбәт булыр”, - дигән эчтәлектәге хат килде. Язучылар берлеге, нәшриятка бардык, тик яшь иҗатчыларны тапмадык. Үзебезгә булдырырга кирәк, дигән җәһәттән башланган бәйге ул”, - диде Татар федераль милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры Миләүшә Шәрәпова.
«Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесендә Гран-при иясе – яшь шагыйрә Ләйлә Хәбибуллина бәйгедә җиңүне зур дәрәҗә алуга тиң дип саный. “Без “Иделем акчарлагы”на иҗади тәҗрибә туплау өчен киләбез”, - ди ул. Ләйлә Хәбибуллина һәр бәйгедә катнашканнан соң тәҗрибә алып булуын искәртте. “Иделем акчарлагы” да аны иҗат ягыннан үстерә алган. “Беренче тапкыр мин ун ел элек катнашырга килдем. Бер елны да калдырмыйча катнаша килдем. Монда килеп кергәч, үзем кебек иҗат итүче яшьләрне күргәч, минем тагын да ныклап иҗат итү теләге артты”, - дип әйтте ул.
“Биредә без иҗат әһелләре белән мастер-классларда катнашабыз, олпат язучыларның фикерләрен тыңлыйбыз, белем туплыйбыз. Икенче яктан, син яшьтәшләреңнең иҗаты белән дә танышасың. Интернетта һәркемнең иҗатын күзәтеп барырга була, ләкин берничә көн дәвамында иҗат рухында яшәп, иҗат белән танышу – үзе бер дөнья”, - диде Ләйлә Хәбибуллина.