«Молодые таланты - Яшь талантлар» һәвәскәр театрлар өчен пьесалар конкурсына йомгак ясалды

2020 елның 13 ноябре, җомга

«Татар федераль милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы үткәргән «Молодые таланты - Яшь талантлар» һәвәскәр театр коллективлары өчен пьесалар конкурсына йомгак ясады.

Конкурста җиңүчеләргә Татарстан Республикасы бюджетыннан социаль әһәмияткә ия булган проектларны гамәлгә ашыра торган коммерцияле булмаган оешмаларга каралган субсидия бирелә.

Конкурсның максаты - һәвәскәр театрлар өчен пьесалар (драматургик материал) булдыруда яшь талантлы авторларны активлаштыру. Эшләрдә традицияләр, этник үзенчәлекләр, татар халкының тормыш рәвеше һәм милли мәдәнияте чагылыш тапкан.

Конкурска барлыгы 34 автордан 35 гариза килгән. Искәртеп үтик, конкурста 35 яшькә кадәрге яшь драматурглар катнаша ала иде. Бәйгегә Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә (рус, татар теләрендә) әсәрләр кабул ителде.

Бәйгенең жюри әгъзаларына: ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Кариев исемендәге театрның баш режиссеры Ренат Аюпов, ТРның атказанган артисты, Казан театр училищесының сәхнә сөйләме педагогы Инсаф Абдуллин, ТР Язучылар берлеге журналисты, прозаик, драматург Сөмбел Гаффарова керде.

Жюри әгъзалары түбәндәге авторларны җиңүче дип тапты:

- "14 яшькә кадәрге авторлар" номинациясендә (татар телендә пьесалар)»:

1 урын – Сәлимова Динә Динаровна «Заманча шалкан әкияте!»;

1 урын – Хәбирова Ралинә Шамилевна «Киләчәккә юл ярганда»;

2 урын – Зәкиева Диләрә Фирдәвесовна «Әлли-бәлли, бишегем... »;

3 урын - Закирова Зилә Рамилевна  "Туган телем – үз телем»;

- «Балалар өчен татар телендә» номинациясендә

1 урын – Газыймҗанова Гөлинә Фәрхәдовна «Юри-мари чын катыш... »;

2 урын – Шакирҗанова Айзилә Айдаровна «Кыш бабайга хат»;

3 урын – Гыйззәтуллин Илсин Илсурович «Тапталмас, югалмас безнең эз».

- «Рус телендә пьеса» номинациясендә

1 урын – Палачёв Константин Сергеевич «Типичный случай»;

2 урын – Исмаилова Мәдинә Рафаилевна «Как подсказывет сердце!».

  • «Татар телендә пьеса» номинациясендә

1 урын – Мансуров Алмаз Илдарович «Изгелек».

Махсус приз:

-Бәширова Нурия Илдусовна - «Кәрәзле-баллы тормыш»;

-Әхтәмҗанова Алинә Наилевна - «Казан кызы - Гөлия»;

-Гарипова Ләйсән Наилевна - «Тормыш дәвам итә»;

-Хәбибуллина Илвина Илнуровна - «Авылымда каз өмәсе».

Конкурста җиңүчеләрне тәбриклибез. Барлык катнашучыларга да рәхмәт белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International