Түбән Новгород өлкәсенең Татар милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты тарафыннан “Нигеземә кайтып барам” - «Возвращение к истокам» проекты кысаларында татарлар җыелып яшәгән районнардагы мәктәп укучылары арасында (рәсемнәр, кул эшләре, инсценировкалар) иҗат конкурслары игълан ителде.
Проект Түбән Новгород өлкәсе Хөкүмәте ярдәмендә тормышка ашырыла. Конкурслар түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:
- Татар халык әкиятләре буенча
- Сабантуй мизгелләре
- Татарстанга 100 ел.
Конкурсның оештыру комитетына:
«Түбән Новгород өлкәсенең Татар региональ милли-мәдәни автономиясе» башкарма комитеты“, "Ак калфак” районара хатын-кызлар оешмасы, өлкәнең «Туган як» газетасы вәкилләре керә.
Конкурсның нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрнең исеме автономия сайтында, социаль челтәрләрдә, «Түбән Новгород татарлары» журналының махсус чыгарылышында һәм «Туган як» газетасында һәм радиодан яңгыраячак.
Конкурста җиңүчеләрне дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләү тантанасы йомгаклау чарасында узачак. Шундый ук чараларны Дзержинск һәм Түбән Новгородта да үткәрү планлаштырыла.
Конкурста катнашу өчен эшләрне (Фамилия, исем, атасының исеме, яшь, телефон, торак пунктны күрсәтеп) оештыру комитетына rnkatno@mail.ru электрон почтасына җибәрергә яисә түбәндәге адреслар буенча җибәрергә кирәк:
1) Сергач шәһәре, Совет ур., 35 йорт, 2 нче кат, «Туган як» газетасы редакциясе.
2) Түбән Новгород шәһәре, Кожевенный тыкрыгы, 10/13 йорт, РНКАТНО офисы, 2 кат.
Белешмәләр өчен телефон: 8(831) 216-36-14, 89200311996 Динара email: rnkatno@mail.ru 8831 91 51924 телефон номеры буенча, Наилә ханым һәм Румия.