Магнитогорск татарлары “Хәтер” татар җыр иҗаты фестиваль-конкурсын уздырачак. Чарага бөтен теләүчеләр чакырыла.
Фестиваль-конкурсны Магнитогорск шәһәре Халыклар дуслыгы йортының Татар мәдәнияте бүлеге оештыра.
Җиңүчеләрне 30 ноябрьдә онлайн форматта узачак гала-концертта тәбрикләячәкләр.
Конкурс номинацияләре:
- татар халык җырлары һәм татар композиторларының җырлары
- мөнәҗәтләр һәм нәшидләр;
Яшь төркемнәре:
- 5 яшьтән 10 яшькә кадәр;
- 10 яшьтән 15 яшькә кадәр;
- 15 яшьтән 35 яшькә кадәр;
- 35 яшьтән 55 яшькә кадәр;
- 55 яшьтән өлкәнрәк (чикләүләрсез).
Фестивальне үткәрү даталары: 1 ноябрьдән 25 ноябрьгә кадәр - гаризалар һәм видеоязмаларга сылтамалар алу; 25 ноябрьдән 29 ноябрьгә кадәр - катнашучыларның конкурс программаларын жюри әгъзалары карый; 30 ноябрьдә - Гала-концерт, онлайн нәтиҗәләрне игълан итү, фестиваль нәтиҗәләрен сайтта һәм социаль челтәрләрдә чыгарылачак.
30 ноябрьдән электрон адресларга дипломнар таратылачак. Конкурс чыгышларының видеосы 25 ноябрьгә кадәр электрон почтага кабул ителә: otk-dn@yandex.ru. Конкурсның нигезләмәсе белән сайтта танышып чыгарга була.