Әлеге форум 4 - 6 декабрь көннәрендә Новосибирск шәһәрендә узды.
Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә профильле министрлыклар, фәнни берләшмәләр һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашында «Глобальләшү шартларында туган телне мегаполиста саклау» дигән темага сөйләшү уздырды.
16 декабрьдә 10.00 сәгатьтә Марий Элның Татар мәдәни үзәгендә IV «Марий Эл Республикасында төбәкне өйрәнү. Татар һәм мари халыклары мәдәниятләренең үзара бәйләнеше: «Тарих һәм заманчалык» дип исемләнгән төбәкара конференция узачак. Бу хакта үзәкнең директоры Илгиз Гайсин сөйләде.
Башкортстан Республикасының Татар милли-мәдәни автономиясе Россиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы Фәридә Кудашевага багышлап флешмоб уздырды. Ул «Фәридә Кудашеваның тууына йөз ел тулуга йөз җыр» дип аталды.
Пенза өлкә китапханәсендә җиңүчеләрне һәм аларның фәнни җитәкчеләрен М.Ю. Лермонтов исемендәге «Яратам сине, минем туган ягым!» X фәнни-гамәли өлкә конференциясенең бүләкләү тантанасы үткәрелде.
"ЭтноДар" яшь дизайнерларының төбәкара конкурсы быел алтынчы мәртәбә Россия халыкларының этник мәдәниятен һәм традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә ярдәм итү, яшьләрнең этник мәдәниятне танып белүгә кызыксынуын активлаштыру, яшьләр модасында этник мотивларны популярлаштыру максатларында уздырыла.
Пензада өченче тапкыр «Тургай» төбәкара фольклор фестиваленең Гала-концерты узган. Гран-при Самарадан килгән “Сөембикә” җырын тәкъдим иткән Альмира Сәетовага бирелгән.
12 декабрьдә Мәскәү вакыты буенча 10:00 сәгатьтә "Татар федераль милли-мәдәни автономиясе" оешмасы Региональара "Россия төбәкләренең этникара мөнәсәбәтләрнең гармонияләшүендә милли-мәдәни автономияләрнең роле һәм урыны" дигән онлайн-конференция үткәрәчәк.
4 — 6 декабрь көннәрендә Новосибирск шәһәрендә беренче тапкыр өлкәнең Татар хатын-кызлары форумы узачак. Утырыш кысаларында татар ханымнары милли тәрбия нигезе, балаларга гореф-гадәтләрне өйрәтү кебек мәсьәләләр буенча фикер алышачак.
Ульяновск өлкәсендә бишенче тапкыр узган «Үрнәк татар гаиләсе-2020» конкурсына йомгак ясалган. Бәйгедә 50-60 ел бергә торган татар гаиләләре катнашкан. Аны өлкәнең «Өмет» газетасы һәм Бөтенроссия «Татар гаиләсе» фондының Ульяновск бүлекчәсе уздырган. Бу хакта Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин сөйләде.