Быел “Тургай” фольклор фестивалендә Гран-прига Самарадан Альмира Сәетова ия булган

2020 елның 7 декабре, дүшәмбе

Пензада өченче тапкыр «Тургай» төбәкара фольклор фестиваленең Гала-концерты узган. Гран-при Самарадан килгән “Сөембикә” җырын тәкъдим иткән Альмира Сәетовага бирелгән.

Өлкәнең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Җиһанша Туктаров әйтүенчә, фестивальгә быел Россиянең башка төбәкләреннән дә кушылганнар, җиде номинациядә 7 яшьтән алып 18 яшькәчә 250дән артык малай һәм кыз көч сынашкан. “Альмира Сәетова Самараның “Заря” мәдәният йортыннан килде. Ул безне кабатланмас тавышы белән җәлеп итте, үзенчәлекле тембр аңа табигатьтән бирелгән.

Иҗат бәйгесендә беренче тапкыр күрше төбәкләрдән үзешчән сәнгать осталары чыгыш ясады. Конкурс шәхесне үстерү, милли мәдәнияткә, халык традицияләренә, гаилә кыйммәтләренә хөрмәт тәрбияләү максатыннан чыгып уза. Бәйгене үз өлкәбездә генә уздырсак та, быел башка төбәкләрдән дә катнашырга теләк белдерделәр, шунлыктан конкурс төбәкара статусына ия булды”, - диде ул.

Гаризалар Татарстан, Башкортстан республикалары, Чиләбе, Самара, Курган, Омск, Киров өлкәләреннән кабул ителгән. Җиһанша Туктаров киләсе елда фестивальгә рәсми рәвештә төбәкара исемен биреп, киңрәк масштабта уздырырга ниятләүләрен әйтте. “Фестиваль этап буенча үтә: балалар безгә видеоязмаларын җибәрә һәм шуларны карап, иң яхшы номерлар сайлап алына”, - диде ул.

“Катнашырга теләк белдерүчеләрнең саны елдан-ел арта бара, бу безнең эшчәнлегебезнең нәтиҗәсенә бәйле дип уйлыйм, халык чыгышларга җаваплырак карый башлады. Халкыбызның милли гореф-гадәтләре алга таба да сакланып калыр дигән өметтә торабыз. Конкурс Татарстанның мәдәният министрлыгы грантына уздырыла. Аны оештыруда Пенза өлкәсенең мәгариф министрлыгы да зур булышлык күрсәтте”, - диде рәис.

Номинацияләр исемлеге:

  • Татар халык җырларын башкаручылар 6 – 12 яшь һәм 13 – 17 яшь, Пенза өлкәсе татарларының милли биюе, татар халык сәхнә биюе, фольклор театры, фольклор ансамбле (җыр, йола, халык авыз иҗаты), инструменталь иҗат.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International