"Ике аккош" конкурсы җиңүчеләре билгеләнде

2020 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Башкортстан Республикасының Татар милли-мәдәни автономиясе Россиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы Фәридә Кудашевага багышлап флешмоб уздырды. Ул «Фәридә Кудашеваның тууына йөз ел тулуга йөз җыр» дип аталды.

Фестивальдә катнашу өчен видео төшереп, оештыручыларга җибәрергә кирәк иде. Бәйге ике номинациядә узды: “Вокал башкару” (Фәридә Кудашева репертуарыннан бер җырны һәм бер халык яисә хәзерге, шул исәптән автор җырын башкару) һәм “Инструменталь башкару”.

«Дуэт» номинациясендә 1нче урынны Гөлназ Мөхәммәдиева һәм Дамира Сәетова (Уфа шәһәре) алдылар.

"Җырны профессиональ башкару" номинациясендә Уфа шәһәреннән Гөлназ Кашапова җиңүче булды.

«Вокал ансамбль" номинациясендә 3нче урын - «Дуслык» татар җыры вокаль ансамблендә (Благовещенск шәһәре мәдәният йорты, җитәкчесе - А. Р. Мостафина, аккомпаниатор – Р. Б. Сәйфуллин), 2нче урын – «Гүзәл» Татар җыры халык ансамблендә (Стәрлетамак районы, «СРДК», җитәкчесе – Д. Ш. Йосыпова).

«Халык җыры» номинациясендә Бөрҗән районының Әбделмәмбәт авылыннан Сәлимә Гарифуллина җиңү яулады.


"Фәридә Кудашеваның җыр мирасы" номинациясендә беренче яшь төркемендә 1нче урын Минлесара Ишмөхәммәтовада (Самара өлкәсе, Тольятти шәһәре), икенче яшь төркемендә Фидан Бикмурзинда (Чакмагыш районы, Район мәдәният йорты, Чакмагыш авылы), өченче яшь төркемендә 1нче урын – Вәкилә Әхмәтҗановада (Туймазы районы, Башкортстан).

"Инструменталь башкару" номинациясендә Илназ Сафиуллин белән Захар Павлов ( икесе дә Бәләбәй районы, Приютово авылы), Җәмил Мозафин (Дуван районы, Мәсәгуть авылы), Нур Ибраһимов (Әлмәт шәһәре, Татарстан) җиңүче дип табылдылар.

Фестивальне оештыручылар – Башкортстанның Мәдәният министрлыгы, Башкортстан Республикасының Татар милли-мәдәни автономиясе, Авыргазы һәм Чишмә районнары хакимиятләре. Әлеге чара “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International