"ЭтноДар" яшь дизайнерларының төбәкара конкурсы быел алтынчы мәртәбә Россия халыкларының этник мәдәниятен һәм традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә ярдәм итү, яшьләрнең этник мәдәниятне танып белүгә кызыксынуын активлаштыру, яшьләр модасында этник мотивларны популярлаштыру максатларында уздырыла.
Читтән торып үткәрелгән этапта Россиянең 24 төбәгеннән - Приморье краеннан алып Сочига кадәр 60тан артык дизайнер гариза биргән. Экспертлар бәяләгәннән һәм жюри утырышыннан соң финалга 30 коллекция сайлап алынган.
Быел финал онлайн режимда узачак - барлык конкурсантлар да үз коллекцияләренең видео-язмаларын әзерләгән һәм жюри әгъзалары белән элемтәгә чыгачаклар.
Тамашачыларны конкурс финалына чакырабыз! Программа белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://vk.com/etnodar.
Конкурсны электрон почта аша: etnodar18@mail.ru, темада «зритель на финал» дип күрсәтеп, трансляциягә кушылырга теләвегезне белдерә аласыз.
Шулай ук Instagram челтәрендә финалның @etnodar аккаунтында туры трансляция планлаштырыла.