4 — 6 декабрь көннәрендә Новосибирск шәһәрендә беренче тапкыр өлкәнең Татар хатын-кызлары форумы узачак. Утырыш кысаларында татар ханымнары милли тәрбия нигезе, балаларга гореф-гадәтләрне өйрәтү кебек мәсьәләләр буенча фикер алышачак.
«Бала милли мәдәният һәм гореф-гадәтләрнең асылын гаилә тирәлегендә үзләштерә. Әлеге форумда хатын-кызның балаларны тәрбияләүдәге ролен билгеләп үтәсебез килә. Биредә төрле татар түгәрәкләренең телне саклап калудагы эшчәнлеге яктыртылачак. Хатын-кызлар гаиләләре мисалында тәҗрибәләре белән уртаклашачак», — диде «Новосибирск өлкәсе Татар мәдәни үзәге» директора Рауза Тихомирова.
Аның сүзләренчә, пандемия булу сәбәпле, Новосибирск өлкәсенең барлык районнарыннан барлыгы илле делегат җыелачак. Программада катнашучылар белән чат татарлары торган Юрт-Ора авылындагы тарихи урыннарга сәяхәт оештырылачак, «Остазбикә», «Нигез йорты» фильмнары күрсәтеләчәк. Моннан тыш, калфак тегү буенча мастер-класс да күрсәтеләчәк.
«Бүгенге көндә өлкәдәге татар хатын-кызларына бер-берсе белән аралашу җитми, мондый җыелышны уздыру теләге күптәннән туган иде. Утырыш Новосибирск өлкәсеннән килгән татар ансамбльләренең чыгышы белән тәмамланачак. Делегатларны Татар мәдәнияте үзәге, Ихлас мәчете белән дә таныштырачакбыз», — диде Рауза Тихомирова.
Әлеге проект Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән Татарстан мәдәният министрлыгы грантына оештырыла.