16 декабрьдә 10.00 сәгатьтә Марий Элның Татар мәдәни үзәгендә IV «Марий Эл Республикасында төбәкне өйрәнү. Татар һәм мари халыклары мәдәниятләренең үзара бәйләнеше: «Тарих һәм заманчалык» дип исемләнгән төбәкара конференция узачак. Бу хакта үзәкнең директоры Илгиз Гайсин сөйләде.
Конференция Марий Эл Республикасының Мәдәният, матбугат һәм милләтләр эшләре министрлыгы, Марий Эл Республикасының «Татар мәдәнияте үзәге» Дәүләт автоном учреждениесе, Марий Эл Республикасының Татар милли-мәдәни автономиясе ярдәме белән уздырыла.
“Кызганыч, Марий Элда яшәүче мари һәм татар халкы рус сүзләрен кушып сөйләмгә күчте, телебезне югалта барабыз. Конференция ике халыкның мәдәни кыйммәтләрен барлап, саклап калуга юнәлдерелгән. Этнографик материаллар буенча марилар һәм татарларның этникара бәйләнешләре, Бәрәңге районында мари һәм татарларның мөнәсәбәте тарихы кебек сораулар күтәреләчәк”, - диде ул.
Конференциядә катнашуга фәнни хезмәткәрләр, укытучылар, магистрантлар һәм аспирантлар, тарихчылар, мәктәп музейлары хезмәткәрләре, тарих, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, Марий Эл Республикасы халыклары мәдәнияте тарихын өйрәнгән хезмәткәрләр чакырыла. Конференция татар һәм рус телләрендә уздырыла.
Барлык катнашучыларга сертификатлар биреләчәк, урыннар бирелү каралмаган. Фәнни эшләрне җыентыкка туплап бастырылачак. Конференция Марий Эл Республикасы халкы арасында иҗтимагый, мәдәни-агарту эшчәнлегендә мөһим фактор буларак фәнни-тикшеренү, туган якны өйрәнү эшенә ярдәм итү максатларында уздырыла.