ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

«Алтын тәлинкә» кинопремиясенең иң яхшы фильмнары һәр җомгада Мәскәү шәһәренең Татар-милли-мәдәни автономиясе залында күрсәтелә.


29
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан күп юнәлешләр буенча бөтен ил буенча иң яхшы төбәкләр бишлегендә тора, бу-хөкүмәтнең бөтен командасының уңышы. Мондый фикерне РФ Дәүләт Думасының җиденче чакырылыш депутаты, милләт эшләре буенча Комитет рәисе урынбасары, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов белдерде.

 


28
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Быел бөтен дөнья буйлап сибелгән татарлар «Татарча диктант» язып, тел белемнәрен тикшерде. Акция онлайн форматта үтте, шулай да, офлайн мәйданчыкларга килеп язу мөмкинлеге дә бар иде.


25
сентябрь, 2020 ел
җомга

Башкортстан Республикасы «Татар милли-мәдәни автономиясе» рәисе Римма Үтәшева Октябрьский шәһәрендә «Уйна, гармун» халык бәйрәмендә йөздән артык гармунчы катнашачагын әйтте. Бәйрәмдә була алмаганнар өчен культура.рф каналында 14:00 сәгатьтә туры трансляция булачак.


24
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итте. Рөстәм Миңнеханов 2021 елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итте. Шулай ук ул медицина тармагын кадрлар белән тәэмин итүнең актуаль бурыч булуын, унике ел эчендә рекордлы уңыш җыеп алынуын, Татарстанның яшәү өчен иң яхшы урыннарның берсе булуын билгеләп үтте.


23
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Татар теленнән белем тикшерү «Татарча диктант» дөньякүләм акциясе „ТНВ“ һәм „ТНВ-Планета“ телеканалларында 26 сентябрьдә Мәскәү вакыты белән 11:00 сәгатьтә туры эфирда укылачак.


22
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

18 сентябрьдә Салих Сәйдәшев исемендәге концертлар залында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның вазыйфасына керешү тантанасы узды. Тантаналы чарада РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев, республиканың беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татар федераль милли-мәдәни автономия рәисе, Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һ.б. катнашты.


21
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе сүзләренчә, Ульяновск шәһәрендә татар теле дәресләре факультатив дәрәҗәдә дә укытылмый.


18
сентябрь, 2020 ел
җомга

«Татарстан Республикасы халкына тугры хезмәт итүем, гражданнар хокуклары һәм ирекләрен, Татарстан дәүләт суверенитетын тәэмин итү, РФ һәм ТР Конституцияләрен, законнарны үтәү, миңа йөкләнгән югары вазифаларны намус белән үтәячәгем турында тантаналы рәвештә ант итәм», — диде Рөстәм Миңнеханов. 


17
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

«Новосибирск өлкәсе Татар мәдәни үзәге» бинасы ишекләрен 29 октябрьдә 30 еллык юбилее көнендә ачачак. Тантана татар мәдәнияте көннәре кысаларында узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International