Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итте. Рөстәм Миңнеханов 2021 елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итте. Шулай ук ул медицина тармагын кадрлар белән тәэмин итүнең актуаль бурыч булуын, унике ел эчендә рекордлы уңыш җыеп алынуын, Татарстанның яшәү өчен иң яхшы урыннарның берсе булуын билгеләп үтте.
Татарстан Президенты фикеренчә, Россия Конституциясенә төзәтмәләр илебезнең көчен арттыруга юнәлдерелгән. Ул шулай ук укытучыларның яңа шартларда гадәти белем бирү ритмын саклап калуларын, предприятиеләргә экологик иминлекне тәэмин итәргә кирәклеген искәртте һәм сәнәгать парклары эшенең нәтиҗәлелеген арттырырга, халык санын алуны югары дәрәҗәдә оештырырга кушты.
Яңалыклар да юк түгел. Рөстәм Миңнеханов киләсе елда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына ремонт ясалачагы, Татарстанда 6,5 меңнән артык ишегалды төзекләндереләчәге һәм чит илләр белән хезмәттәшлек дәвам ителәчәге турында да сөйләде.
Россия Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов туган тел мәсьәләсенә игътибар сүз сөйләүдән күбрәк конкрет чараларга күчәр, дигән фикерен белдерде.
- Бүгенге дөньяның халәте җиңелләрдән түгел. Рөстәм Миңнеханов юлламасында бурычлар да куйды, ул киләсе елны Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итте. Шушы ел эчендә генә дә күпме чара уздырылды, туган тел мәсьәләсенә дә игътибар сүз сөйләүдән күбрәк конкрет чараларга күчәр, дигән фикердә торам. Монысы нык әһәмиятле.
Президент икътисадны күтәрү мәсьәләсен аерым билгеләп үтте. Дөрес юнәлештә эшләп, халкыбызның тормышын яхшыртырга кирәк. Шуңа күрә без әлеге юлламадан канәгать калдык. Бурычлар куелды, бергәләп эшләргә генә калды.
Юлламаны без ышаныч белән дә, дулкынлану белән дә кабул иттек, чөнки бурычлар күп куелды. Сайлау узды, халыктан килгән сорауларны хәл итү зарур, аларны хәл итү өчен, икътисадның үсеше кирәк. Керем дә узган елгы кебек түгел, шуңа күрә иҗтимагый мәсьәләләргә игътибар күп булачак. Федераль үзәк тарафыннан да эшсезләр, балалы гаиләләргә өстәмә ярдәм күрсәтелде.
Шуңа да карамастан, республика да үз ягыннан нинди адымнар ясар икән, дигән сорау туа. Өмет белән дә, дулкынлану белән дә җитәкчебезнең бу мәсьәләләрне үз кулына алып, юнәлешләргә игътибар итеп, барыбызга да максат куеп, бергә эшләргә кирәк дигән фикердә торам, — диде Илдар Гыйльметдинов.