Фоат Галимуллин, Илдар Кыямов һәм Филүс Каһиров «Татарча диктант» текстларын укыячак

2020 елның 23 сентябре, чәршәмбе

Татар теленнән белем тикшерү «Татарча диктант» дөньякүләм акциясе „ТНВ“ һәм „ТНВ-Планета“ телеканалларында 26 сентябрьдә Мәскәү вакыты белән 11:00 сәгатьтә туры эфирда укылачак.

Татарстан өчен диктант текстын профессор, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин, Россия төбәкләре өчен — «ТНВ» телеканалы алып баручысы Илдар Кыямов, чит илләр өчен — Татарстанның атказанган артисты, Муса Җәлил исемендәге премия иясе Филүс Каһиров укыячак.

Татарстанда акциядә катнашучылар татар язучысы һәм журналист Ибраһим Гази әсәрләреннән өзек язачаклар. Россия төбәкләрендә катнашучыларга татар язучысы, шагыйрь, Бөек Ватан сугышы ветераны Нәби Дәүли әсәрләреннән өзек укылачак. Чит илләрдә катнашучылар өчен татар язучысы, педагог һәм публицист Афзал Шамов хикәяләреннән өзекләр язачаклар.

Акциядә һәркем катнаша ала. Диктант текстын КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты филологлары сайлый.

Шулай ук Россия Федерациясе субъектларында, татар милли-мәдәни автономияләрендә, чит илләрдә һәм республиканың барлык районнарында татарлар яши торган җирләрдә компакт мәйданчыклар оештырылачак.

Татар теле буенча диктантны КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты филологлары, профессорлары һәм докторлары тикшерәчәк. Диктант нәтиҗәләре diktant.tatar рәсми сайтында 30 көннән дә соңга калмыйча чыгачак. Акцияне оештыручы сүзләренә караганда, санитар-эпидемиологик шартларны үтәп, халыкны традицион форматта аудиторияләрдә дә җыеп булачак.

Туры эфирдан карап өйләрендә диктант язарга теләүчеләр өчен телевизор экраннарында почта адресы һәм Whatsapp номеры күрсәтеләчәк. Язган эшне фотога төшереп, күрсәтелгән адреска җибәрәсе булачак.

Акциянең төп максаты — татар теленә һәм мәдәниятына игътибарны арттыру, аны шәһәр яшьләре арасында популярлаштыру, тел белемен тикшерү мөмкинлеген бирү. Соңгы елларда акция Татарстан Республикасы, Россия төбәкләре һәм чит илләрдә дә популярлашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International