Новосибирскида Татар мәдәни үзәге бинасы 29 октябрьдә ачылачак

2020 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

«Новосибирск өлкәсе Татар мәдәни үзәге» бинасы ишекләрен 29 октябрьдә 30 еллык юбилее көнендә ачачак. Тантана татар мәдәнияте көннәре кысаларында узачак.

“25 октябрьдә без татар мәдәнияте көннәрен уздырабыз. “Чәкчәк-party” дигән Россиякүләм акциясе белән башлыйбыз. Бәйрәмдә татар халык ашлары да тәкъдим ителәчәк. Балалар өчен төрле уен программасы, концерт номерлары каралган. Татар мәдәни үзәгендә курчак театры да эшләячәк, алар Шүрәле, Су анасы булып киенеп йөриячәк”, - диде ул.

Рауза Тихомирова тантаналы ачылышка Новосибирск өлкәсе губернаторы, мэры һәм мәдәният министры чакырулы булуын әйтте. “Алар белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә торабыз. Сүз уңаеннан, Татар мәдәнияте үзәге йортында Новосибирск өлкәсе Татар төбәк милли-мәдәни автономиясе дә урнашачак. Без барлык чараны да бергәләп үткәрәбез, бүленү юк, бергәләп эшлибез”, - дип аңлатты ул.

“Новосибирск өлкәсендәге татар районнары буйлап туристик маршрут оештырырга да ниятлибез. Бездә чат татарлары һәм бараба татарлары яши. Туристларны Чат шәһәрчегеннән башлап Татар мәдәни үзәге утары белән таныштырасыбыз килә. Утарда татар рәссамнары күргәзмәсен оештырыр идек. Шуннан соң шәһәрдән 65 километр ераклыкта урнашкан “Чат татары утары”на алып барасыбыз килә”, - диде директор.

"Татар федераль милли-мәдәни автономисе" Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов безгә яңа бина алырга бик актив ярдәм итте. Без, беренче чиратта, Илдар Ирековичка рәхмәтле»,-дип билгеләп үтте мәдәният үзәге директоры һәм «Новосибирск өлкәсе Татар төбәк милли-мәдәни автономиясе» Вице-президенты Рауза Тихомирова.

Татар мәдәни үзәгенең яңа бинасын ачу Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән чынга ашырылды.

Татар мәдәни үзәгенең эшчәнлеге татар халкының үзенчәлеген саклап калуга һәм милли-мәдәни кыйммәтләрне популярлаштыруга юнәлдерелгән. Үзәктә сигез клуб эшли, ел саен берничә масштаблы чара үткәрелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International