Быел бөтен дөнья буйлап сибелгән татарлар «Татарча диктант» язып, тел белемнәрен тикшерде. Акция онлайн форматта үтте, шулай да, офлайн мәйданчыкларга килеп язу мөмкинлеге дә бар иде.
Казандагы төп мәйданчыкка (КФУның фундаменталь медицина һәм биология институты) 150дән артык кеше килгән иде. Алар «Татарстан — Яңа Гасыр» телеканалындагы туры эфирны тыңлап, Ибраһим Газиның «Сыерчыклар» әсәреннән өзекне язды. Татарстанлылар өчен диктантны профессор Фоат Галимуллин укыды.
Катнашучылар арасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкче Данис Шакиров, «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, Татарстан Дәүләт думасы депутаты Марат Бәриев, республиканың яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, Тинчурин театры артисты Резедә Сәлахова, Татарстанның атказанган артисты Илүсә Хуҗина һәм башкалар бар иде.
Татар телен үстерү комитеты җитәкчесе Марат Әхмәтов, «Татарстан — Яңа Гасыр» телеканалы җитәкчесе Илшат Әминов, Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева да «Татарча диктант» акциясендә катнашты. Алар диктантны Татарстан Милли китапханәсендә язды. Республика вице-премьеры Васил Шәйхразыевны исә диктантны өендә генә язган, дип хәбәр иттеләр.
«Татарча диктант» - 5 ел дәвамында геометрик прогрессиядә үсә торган проект. Хәзер онлайн формат белән берәүне дә шаккаттырып булмый. Онлайн чараларга яраклаштык инде. Узган елларны без үзәкләштерелгән 300 кешелек мәйданчыклар җыя идек. Быел колачларны алай киң җәя алмадык. Диктант 3 этапта үтәчәк. Башта Татарстан халкы өчен, икенче этап — Россия төбәкләре, ә өченчесе — чит илдә яшәүче татарлар өчен булачак. Диктантта төгәл күпме кеше катнашканын соңрак әйтә алырбыз. Быел Россиянең 62 төбәге һәм 30 ил үзенең катнашырга теләген белдерде. Үзебезгә ким дигәндә 100 мең кеше катнашуны максат итеп куйган идек. Бүген монда Дәүләт Советы депутатлары, төрле иҗтимагый оешма рәисләре, Бөтендөнья татар конгрессы аппараты, студентлар җыелган. «Президент үзенең сәхифәсендә язган иде, шуннан күреп килдек», — диючеләр дә булды. Быел диктантның үзенчәлеге — интернет булган теләсә кайсы җирдә теләгән һәр кеше диктантны яза алды, — диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова.
Диктантка бөтен дөнья буйлап сибелеп яшәүче милләттәшләребез, татар милли-мәдәни автономия үзәкләре дә кушылды.
Диктант язучылар арасында Бурятия татарлары автономиясенең мәдәни чараларда актив катнашучы, «Умырзая» татар этно-төркеме солисты Евгения Борһанова һәм Сахиевлар гаиләсе бар. 80 яшен тутырган Сәхиева-Аригунова Флюра Солтан кызы акциядә иң өлкән катнашучы булган.
Татар теле буенча диктантны КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының филологлары, профессорлары һәм докторлары тикшерәчәк. Диктант нәтиҗәләре diktant.tatar рәсми сайтында акциядән соң 30 көннән дә соңга калмыйча чыгачак.
Акциянең оештыручылары: Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Казан (Идел буе) федераль университеты, филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе.