Илдар Гыйльметдинов: Алдагы биш елда шәһәр янындагы бистәләргә күбрәк игътибар кирәк

2020 елның 22 сентябре, сишәмбе

18 сентябрьдә Салих Сәйдәшев исемендәге концертлар залында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның вазыйфасына керешү тантанасы узды. Тантаналы чарада РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев, республиканың беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татар федераль милли-мәдәни автономия рәисе, Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һ.б. катнашты.

«Безнең республика ямьләнә, матурлана, кырык район үзәге, бистәләребез бар, андый төзеклек һәм матурлык бер регионда да юк», — диде Илдар Гыйльметдинов инаугурациядән соң.

«Без проектлар, программалар турында күп сөйлибез. Аллаһ боерса, алар барысы да ахырына кадәр җиткерелер һәм әле яңалары пәйда булыр. Мәсәлән, безгә шәһәр янындагы бистәләргә күбрәк игътибар бирергә иде. Осиново, Васильево, Залесныйда әле күп кенә мәсьәләләр хәл ителмәгән. Юлдан башлап, төрле социаль-мәдәният объектларына кадәр тиешле күләмдә юк дип әйтәсе килә», — диде Илдар Гыйльметдинов.

Ул моның зур мәсьәлә булуын һәм ничек тә булса федераль программаларга керү омтылышы булачагын әйтте. «Безнең партия аркылы шушы бистәләрдә юл, объектлар төзү буенча ничек тә эшлисе иде. Без дә, бәлки, ниндидер юнәлешле шундый федераль программаларга керербез дигән фикердә торам, шуңа күрә эшләр күп», — диде депутат.

«Аллаһ боерса, мин республика тагын матуррак, ямьлерәк булыр дип уйлыйм. Гадәттә Казан турында гына сорау бирәләр, безнең республика да ямьләнә, матурлана, безнең кырык район үзәкләре, бистәләребез бар, андый төзеклек һәм матурлык бер регионда да юк дип әйтәсем килә. Бу юнәлештә күп эш алып барыла», — дип белдерде Татар федераль милли-мәдәни автономия рәисе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International