ЯҢАЛЫКЛАР


23
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Магнитогорск татарлары “Хәтер” татар җыр иҗаты фестиваль-конкурсын уздырачак. Чарага бөтен теләүчеләр чакырыла.


21
ноябрь, 2020 ел
шимбә

16-19 ноябрь көннәрендә Казанда XX «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенә йомгак ясалды. Кичә бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Бу хакта «Идел» яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина сөйләде.


20
ноябрь, 2020 ел
җомга

Әтиләре вафат булу сәбәпле, Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Гыйльметдинов Илдар Ирек улының hәм якыннарының тирән кайгыларын ихлас күңелдән уртаклашабыз.


18
ноябрь, 2020 ел
чәршәмбе

16-19 ноябрь көннәрендә Казанда XX «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесе өченче туры узачак. “Идел” яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина бәйгедә катнашучылар арасында кызларның бихисап булуын, әмма егетләрнең иҗатлары көчле икәнлеген әйтте.

Ульяновскида шәһәр һәм өлкә районнарында гомер итүче игезәкләр арасында “Игезәкләр” дигән фестиваль-конкурс оештырылган. Төрле милләт вәкилләре арасында игълан ителгән әлеге чарада 36 игезәк катнашкан һәм шуларның тугызы финалга чыгып, иҗади сәләтләрен күрсәткән. Бу хакта Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин хәбәр итте.


17
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

Түбән Новгород өлкәсенең Татар милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты тарафыннан “Нигеземә кайтып барам” - «Возвращение к истокам» проекты кысаларында татарлар җыелып яшәгән районнардагы мәктәп укучылары арасында (рәсемнәр, кул эшләре, инсценировкалар) иҗат конкурслары игълан ителде.


16
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан халыклары дуслыгы йортында БДБ илләре рәссамнарының Казандагы һөнәр берлеге ТАССРның 100 еллыгына картиналар күргәзмәсен ача.


14
ноябрь, 2020 ел
шимбә

13 ноябрьдә Казан Кремленең «Манеж» күргәзмәләр залында төрек дизайнерлары теккән Сөембикә ханбикә костюмы урын алды. Сөембикә киеме «Кафтан. Хәзерге төрек дизайнерлары күзлегеннән Госманлы империясе костюмнары» күргәзмәсе ачылышында тәкъдим ителде. Күргәзмәне Төркиянең Казандагы Генераль консулы Әхмәт Эрикан ачты.


13
ноябрь, 2020 ел
җомга

«Татар федераль милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы үткәргән «Яшь талантлар - Молодые таланты» һәвәскәр театр коллективлары өчен пьесалар конкурсына йомгак ясады.


12
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татар яшьләрен «Мәдәниятләр диалогы» Яшьләрнең этномәдәни конкурсына чакыралар. Конкурсны Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык үткәрә. Конкурсның төп бурычларының берсе - талантлы яшьләрне киң җәмәгатьчелеккә таныту.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International