Төбәк һәм җирле татар автономияләре өчен "Уңыш" проектлар конкурсына йомгак ясалды

2021 елның 20 декабре, дүшәмбе

«Татар федераль милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы, милли-мәдәни автономияләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан, 2021 елның 17-19 декабрендә Мәскәү шәһәрендә проект эшчәнлеген үстерү һәм камилләштерү буенча укыту семинары үткәрде. Әлеге чара төбәк һәм җирле татар автономияләре «Уңыш» проектлары конкурсы кысаларында узды.

Семинарда катнашучылар өчен бик бай белем бирү программасы әзерләнгән: лекцияләр, интерактивлар, дискуссияләр һәм Социомәдәни проектлау өлкәсендәге экспертлар белән очрашулар. 

Регион вәкилләре милли мәдәниятне һәм татар телен саклау өлкәсендә уңышлы тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Төбәк һәм җирле татар автономияләре «Уңыш» проектлары конкурсына йомгак ясалды. Биш автономия акчалата сертификатлар алды. Алар арасында Башкортстан Республикасы, Удмуртия Республикасы, Кемерово, Омск өлкәләре һәм Пермь крае Төбәк милли-мәдәни автономияләре бар.

19 декабрьдә Мәскәү җәмигъ мәчетенә һәм Татар мәдәни үзәгенә экскурсия белән башкалада Татар федераль милли-мәдәни автономиясе семинары тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International