Башкортстан Республикасының Татар милли-мәдәни автономиясе Россиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы Фәридә Кудашевага багышлап флешмоб уздыра. Ул «Фәридә Кудашеваның тууына йөз ел тулуга йөз җыр» дип атала. Бу хакта автономия рәисе урынбасары Альбина Хәлиуллина сөйләде.
«Халыкка Фәридә Кудашеваның исемен таратыр өчен, җырчыбызга хөрмәт йөзеннән, әлеге флешмобны оештырырга уйладык. Флешмобта һәр кеше катнаша ала, моның өчен Фәридә апа репертуарындагы җырны башкарган видеоны Интернет челтәренә #Кудашева100 хештегы белән куярга кирәк. Максатыбыз — Фәридә апа исемен яңгыраган һәр төбәктә җырчыбызны искә алу», — диде ул.
Альбина Хәлиуллина сүзләренчә, 15 декабрьдә үткәрелергә тиешле VIII Республикакүләм музыкаль конкурс-фестиваленең Гала-концерты, пандемия булу сәбәпле, 15 майга күчерелгән. «Флешмобка 15 декабрьдә йомгак ясап, барлык катнашучыларга сертификатлар тапшырырга уйлыйбыз. Яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә катнашсын иде. Сораулар булса, сайтыбызга хат язарга мөмкин», — дип аңлатты ул.
«Фәридә Кудашеваның биографиясендә төгәлсезлекләр күп, фән ягыннан иҗади мирасы тикшерелмәгән һәм системага салынмаган. Бөек Ватан сугышы елларында ул беренчеләрдән булып гастрольләргә чыгып китүче хатын-кыз. Үзбәкстан, Финляндия, Казахстан кебек илләрдә дә аның җырлары яңгыраган. Шул яклардан да катнашучы татарлар булса, сөенер идек», — диде ул.