Әсән авылында язучы һәм тәрҗемәче Габдулла Шамуковның истәлек тактасы ачылды

2020 елның 13 сентябре, якшәмбе

Такта 1903 елда салынган мәчет янында урнаштырылган. 

Ульяновск өлкәсе Чардаклы районының Әсән авылында татар театры тарихында якты эз калдырган РСФСРның халык артисты, укытучы Габдулла Шамуковның туган авылында истәлек тактасы ачылды. Бу хакта Ульяновск өлкә Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин сөйләде.

«Бүген авылда кырыклап әби-бабай гына гомер итә. Узган ел ТНВ каналынннан артист турында тапшыру караганнан соң, алар аш мәҗлесендә данлыклы авылдашларының исемен мәңгеләштерергә кирәк, дигән карарга килә. Бүген инде 1903 елда салынган мәчет янында истәлек тактасы ачылды. Тантанага Габдулла аганын туганнары Клара апа белән Миңлеруй апа да килгән иде, алар үз истәлекләре белән уртаклашты», — диде ул.

Рәмис Сафин татар сәнгать дөньясында РСФСРның халык артисты исеменә лаек булучылар нибары 5 кенә кеше, шуларның берсе — Габдулла Шамуков дип билгеләп узды. «Мәктәп укучылары бәйрәмдә аның әсәрләрен укыды. Әлеге чараны оештыручыларга Рәхмәт хатлары белән бергә узган ел Габдулла Шамуковның Ульяновскида басылып чыккан яна китапларын да бүләк иттем», — диде рәис.

«Семберлеләр данлыклы якташлары турындагы истәлекләрне кадерле ядкяр итеп саклый. Өлкәнең татар мәдәният үзәгендәге музейда озак еллар Галиәсгар Камал исемендәге театрда эшләгән мәшһүр сәхнә остасына багышланган экспозиция дә бар. Анда аның шәхси әйберләре дә урын алган. Бүгенге чара танылган татар семберлеләрнең исемнәрен мәңгеләштерүдә чираттагы уңышлы һәм отышлы адым булды», — ди ул.

Габдулла Рухулла улы Шамуков 1909 елның 11 декабрендә Сембер губернасының Әсән авылында дөньяга килә. Унбиш елга якын Башкорт академия театры труппасында актер булып эшли. 1945 елдан Казан театр укуханәсендә сәхнә теленнән укыта. 1946 елдан башлап соңгы көннәренә кадәр Габдулла Шамуков Татар академия театры артисты була. 1952 елны ул Казан педагогия институтының тарих-филология факультетын тәмамлый.

Шамуковның әдәбият өлкәсендәге эшчәнлеге турыдан-туры сәхнә һәм театр сәнгате белән бәйле: ул башлыча әдәбиятның сәхнәгә якын торган жанрларында иҗат итә. Аның беренче әдәби тәҗрибәләреннән булган «Су кызы» (1942), «Рөстәм» (1944), «Серле таяк» (1944), соңрак язылганнарыннан «Уңган кыз» (1954) исемле балалар өчен әкият-пьесалары үз заманында курчак театрлары сәхнәләрендә уңыш белән баралар. Актер 1981 елның 21 сентябрендә Казанда вафат була. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International