Казанда Төбәк яки азчылык телләре турындагы Европа Хартиясе буенча семинар үтәчәк

2011 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе
Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, Европа Советы һәм РФ Төбәкләр үсеше министрлыгы 2011 елның 28-30 апрелендә Казан шәһәрендә Төбәк яки азчылык телләре турындагы Европа Хартиясе буенча мәгълүмати семинар үткәрә. Чарада Россия һәм чит илдән килгән Европа Советы экспертлары, РФ Төбәкләр үсеше министрлыгыннан вәкилләр, Россиянең төрле төбәкләреннән татар теле белгечләре, галимнәр, фән эшлеклеләре катнашачак.

Төбәк яки азчылык телләре турындагы Европа Хартиясе 1992 елның 5 ноябрендә Страсбургта кабул ителгән. 1992 елда Россия Хартиягә кул куйган иде (РФ Президентының 2001 елның 22 февралендә кабул ителгән 90нчы карары). Хартия нигезендә илнең төрле төбәкләрендә яшәүчеләрнең туган телләрен саклап калу, үстерү буенча зур эш башкарылырга тиеш. Әлегә Хартия Россия Федерациясендә ратификацияләнмәгән. Чөнки документны ничек бар, шулай кабул иткән очракта күп төрле милләт вәкилләре яшәгән Россиядә бөтен азчылык телләренә дә бердәй игътибар күрсәтү мөмкин булмаячак. Шуңа күрә эш берничә этапта дәвам итәчәк. Бүген Европа Советы экспертлары Россиядәге милләтләр үзенчәлеген тикшерә. Алар илнең төрле төбәкләрендә булып, төрле милләт вәкилләренең тормыш-көнкүреше, проблемалары белән танышырга өлгергән инде. Чираттагы утырышны үткәрү урыны итеп алар Татарстанны сайлаган.

Казандагы семинарны Татар федераль милли-мәдәни автономиясе оештыра. Автономия Советы Рәисе, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Ирек улы Гыйльметдинов сүзләренчә: «Төбәк яки азчылык телләре турындагы Европа Хартиясе Россиядә яшәүче барлык милләт вәкилләре өчен дә бик мөһим документ. Хартияне ратификацияләү бүгенге шартларда туган телне саклау, өйрәнү, үстерү минимумының гарантиясе булачак». Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Татар федераль автономиясе төбәкләрдә татар телен саклау, тарату буенча күләмле эш алып бара. Автономиянең эше федераль югарылыкта да бәяләнә. Моның чираттагы күрсәткече – ТФММА Советы Рәисе И.И.Гыйльметдиновның Хартияне тормышка ашыру буенча төзелгән «Россиядәге милли азчылык: телләрне, мәдәниятне, ММЧны һәм гражданлык җәмгыятен үстерү» дип аталган Бердәм Программаның җитәкчелек комитетына кертелүе.

Чаралар 28 апрельдә Европа Хартиясе буенча мәгълүмати семинар белән башланып китәчәк. Анда РФ Төбәкләр үсеше министрлыгының милли азчылыкларның хокукын яклау буенча эшчәнлеге, Хартияне тормышка ашыру юллары, әлеге документны кабул иткән чит илләр тәҗрибәсе турында сөйләшенер дип көтелә.

Семинардан соң Татар федераль автономиясе киң җәмәгатьчелеккә «Күңелем теле» проектын тәкъдим итәчәк. Әлеге проект берничә өлештән тора. Аның иң күләмлесе – татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен укыту комплекты нәшер итү. Комплект 2 өлештән тора: татар теле дәреслеге һәм аудиокурс. Семинарда чит төбәкләрдән килгән татар теле белгечләрен әлеге дәреслекне укыту процессында кулланырга өйрәтәчәкләр. Чарадан соң комплект Россия төбәкләрендәге татар китапханәләренә, милли-мәдәни үзәкләргә өләшенәчәк.

29 апрельдә исә Европа Советы экспертларының эшче төркеме үзенең 5нче утырышын үткәрәчәк. Әлеге утырышта Россиядәге азчылык телләренең хокукый статусы, Хартияне тормышка ашыруның финанс ягы турында фикер алышыныр, дип көтелә.
Шулай ук кунаклар Г.Тукайның тууына 125 тулуга багышланган Туган тел форумында да катнашачаклар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International