«Татар телен Ак бүре белән өйрәнәбез» мультфильмы балаларны туган тел белән таныштырачак

2020 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

25 декабрьдә 18.00 сәгатьтә Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә “Татар телен Ак Бүре белән өйрәнәбез" анимация проектын тәкъдим итү була.

2021 ел - Татарстан Республикасында «Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы» дип игълан ителде. Шул уңайдан Мәскәү шәһәренең Татар милли-мәдәни автономиясе һәм «Татармультфильм» студиясе, ТРның РФдәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге һәм меценаты Рөстәм Мәһдиев ярдәмендә, балаларда татар телен һәм татар мәдәниятен өйрәнүгә кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән проект эшләде.

Анимацион сериал укытуның алдынгы һәм традицион методикаларын, шулай ук заманча мультипликацион һәм компьютер технологияләрен берләштерде. Мультфильмның төп герое Ак Бүре һәм аның дуслары балаларны татар сүзләренә һәм гыйбарәләренә аңлаешлы һәм күңелле итеп өйрәтәчәк, шулай ук күп милләтле Россия халкының гаҗәеп мәдәният дөньясы белән дә таныштырачак. Оештыручылар «Ак Бүре - һәр йөрәккә" шигарен очраклы гына сайламаган, чөнки туган тел - ул балалар йөрәгенә ачкыч, милли мирас хәзинәсен ачучы һәм буыннар бәйләнешен ныгытучы.

Проектны тәкъдим итү кичәсендә мәдәният, спорт эшлеклеләре, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, дөньяның төрле географик субъектларыннан татар активистлары катнаша.

25 декабрьдә 18.00 сәгатьтә Татар мәдәни үзәгендә презентациядә катнашучылар һәм онлайн-трансляция тамашачылары Мәскәү татарлары Автономиясе сайтында https://avtonomiya.tatar/akbure/ сылтамасы буенча мультфильмның беренче серияләрен күрә һәм оештыручылардан бүләкләр ала алачак.

Гаиләгез белән карагыз - һәм шул ук көнне балалар белән аралашуда татар сүзләрен һәм гыйбарәләрен куллана башлагыз!

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International