12 декабрьдә узачак Татар федераль милли-мәдәни автономиясе конференциясендә «Матур һәм акыллы» проекты нәтиҗәләре тәкъдим ителәчәк. 2019 елда әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган оешмаларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирелде.
Проектта кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «Туган як - Родной край» милли этномәдәни материалында өстәл уены эшләнде һәм нәшер ителде. Уен технологиясе мемо уенының популяр технологиясе кебек, хәтер, игътибар һәм күңел ачу үсеше өчен каралган. Уенда 50 карточка, 25 пар төрле картина бар.
Безнең уенда без татар гореф - гадәтләре һәм көнкүреше үрнәкләре - Казан Кремле, Сөембикә манарасы, Иске Татар бистәсе, татар йорты, түбәтәй, калфак, гармун, читек, чәкчәк, талкыш, әкият персонажлары - Батыр, Шүрәле, Су анасы һ. б. сайладык, фотога төшереп, урнаштырдык.
Шулай итеп, уенчылар мөһим образларны истә калдырачак, кайберәүләр өчен бу тарихи һәм этник мирасны өйрәнү башлангычы булачак.