Россиядә этномәдәни проектларны булдырган оешмаларга грантлар тапшырылачак

2020 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

Оешмалар эшчәнлегенең төп шарты – гореф-гадәтләрне саклау, милли мәдәниятне үстерү.

Грантлар, Татарстан Республикасыннан тыш, Россия Федерациясе төбәкләрендә татар халкының милли мәдәниятен саклап калуга, үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыру максатларында, иҗтимагый оешмаларга бирелә. Грантлар конкурс нигезендә Татарстан бюджетыннан субсидияләр формасында тапшырыла.

Россия Федерациясе регионнарында этномәдәни проектларны гамәлгә ашыручы иҗтимагый оешмаларга дәүләт ярдәме күрсәтү турындагы карар 2015 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан гамәлгә куелды. Грантлар алу хокукына конкурс үткәрүне оештыру Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Конкурсны оештыру һәм үткәрү эше түбәндәге кагыйдәләргә нигезләнә: ачыклык; конкурста катнашу өчен иҗтимагый оешмаларның хокукларының тигезлеге; актив эшчәнлек, гаризаларның дөрес һәм төгәл булуы.

Оештыручылар сүзләренчә, конкурста катнашкан оешмаларның төп максаты булып татар халкының мәдәни мирасын, телне, тарихны пропагандалау һәм яшь буыннарда татар мәдәниятенең этник тәңгәллеген формалаштыруда социаль, мәгълүмати, мәдәни, мәгариф, фәнни юнәлешләрдәге эшчәнлекне гамәлгә ашыру тора.

Быел түбәндәге оешмаларга грант бирелде:

  1. Киров өлкәсенең Татар милли-мәдәни автономиясе
  2. Ульяновск өлкәсенең Татар милли-автономиясе
  3. Касыйм шәһәренең Татар милли-мәдәни автономиясе
  4. Новосибирск өлкәсенең Татар милли-мәдәни автономиясе
  5. Самара өлкәсенең Татар милли-мәдәни автономиясе
  6. Башкортстан Республикасының Татар милли-мәдәни автономиясе
  7. Марий Эл Республикасының Татар милли-мәдәни автономиясе
  8. Мәскәү өлкәсенең Татар милли-мәдәни автономиясе
  9. Удмуртия Республикасының Татар милли-мәдәни автономиясе
  10. Чувашия Республикасының Татар милли-мәдәни автономиясе
  11. Кемерово өлкәсенең Татар милли-мәдәни автономиясе
  12. Мәскәү шәһәренең Татар милли-мәдәни автономиясе
  13. Тверь өлкәсенең Татар милли-мәдәни автономиясе
  14. Түбән Новгород өлкәсенең Татар милли-мәдәни автономиясе
  15. Осмк өлкәсенең “Мәдәният” Татар милли-мәдәни автономиясе
  16. "Татар рухы" Магнитогорск шәһәренең “Татар рухы” Татар милли-мәдәни автономиясе
  17. Пенза өлкәсенең Татар милли-мәдәни автономиясе
  18. Сочи шәһәренең Татар милли-мәдәни автономиясе
  19. Башкортстанның “Якташлар” татар-башкорт мәдәни үзәге
  20. Мәскәү шәһәренең “Җиденче буын” яшьләр үзәге
  21. Томск шәһәренең Татар милли-мәдәни үзәге
  22. Чиләбе өлкәсе татар конгрессы
  23. Төмән өлкәсенең “Мирас” татар оешмасы
  24. Краснодар өлкәсенең “Булгар-К татар оешмасы”
  25. Башкортстан Республикасы татар конгрессы
  26. “Төмәнәк” татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәге
  27. Удмуртия Республикасының татар иҗтимагый үзәге
  28. “Родные просторы” авылын комплекслы үстерү  үзәге
  29. Свердловск өлкәсенең татар конгрессы
  30. Бурятиянең Татар милли-мәдәни автономиясе

Оешмаларны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба уңышлар теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International