Илдар Гыйльметдинов: Әни — ул дөньяда иң якын һәм иң кадерле кеше

2020 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Газиз әниләр! Якты дөнья матурлыгын, яшәү ямен балага бүләк итүче кеше Әни! Һәр баланың язмышы, киләчәге, бәхете ана кулында, шул ук вакытта, киресенчә, бәхетле картлыгы үзе тәрбияләп үстергән балага бәйле. 

Әни — ул дөньяда иң якын һәм иң кадерле кеше. Әни — һәр баланың беренче сүзе. Әни — тирән мәгънәле кыска сүз. Ана мәхәббәтенең чиге юк. 

Бу көнне барлык әниләргә дә иң яхшы бүләк — тормыш өчен рәхмәт әйтәсе килә! Кадерле әниләребез, сезне Әниләр көне белән котлыйбыз һәм күңел көрлеге, тормыш зирәклеге, сабырлык, хатын-кыз бәхете, мәхәббәт һәм өй җылысы телибез. Балаларыгызга биргән тәрбия сезгә рәхмәт сүзләре булып кайтсын, уӊышларына шатланып, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International