«Молодые таланты - Яшь талантлар» һәвәскәр театрлар өчен пьесалар конкурсының электрон җыентыгы дөнья күрде

2020 елның 27 ноябре, җомга

«Татар федераль милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы үткәргән «Молодые таланты - Яшь талантлар» һәвәскәр театр коллективлары өчен пьесалар конкурсына йомгак ясады. Бу көннәрдә конкурта катнашкан яшь язучыларның әсәрләреннән тупланган электрон җыентык дөнья күрде.

Конкурста җиңүчеләргә Татарстан Республикасы бюджетыннан социаль әһәмияткә ия булган проектларны гамәлгә ашыра торган коммерцияле булмаган оешмаларга каралган субсидия бирелә.

Конкурсның максаты - һәвәскәр театрлар өчен пьесалар (драматургик материал) булдыруда яшь талантлы авторларны активлаштыру. Эшләрдә традицияләр, этник үзенчәлекләр, татар халкының тормыш рәвеше һәм милли мәдәнияте чагылыш тапкан.

Электрон җыентыкны шушы сылтамадан карап була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International