“Матур hәм акыллы” яшьләр проекты - “Туган як” уены төгәлләнә

2020 елның 24 ноябре, сишәмбе

Татар федераль милли-мәдәни автономиясе белән хезмәттәшлектә гамәлгә ашырыла торган “Татарстан Республикасы яшьләр оешмалары советы” төбәк иҗтимагый оешмасының “Матур hәм акыллы” яшьләр проекты - “Туган як” уены төгәлләнеп килә.

Уен Татарстан Республикасы бюджетыннан бирелгән субсидия хисабына булдырылган. “Туган як” өстәл уенында балалар да, өлкәнрәк яшьтәге балалар да уйный алачак.

Өстәл уены идеясе нигезендә туган як тормышыннан рәсемнәр: истәлекле урыннар, татар халкының гореф-гадәтләре һәм көнкүреше үрнәкләре тәкъдим ителә. Аларны җентекләп карап, бала үзенең күзәтүчәнлеген үстерә һәм хәтерен ныгыта. Уен белем дәрәҗәсен киңәйтергә һәм туган як турында белем туплауны тулыландырырга мөмкинлек бирә.

Уенда ике тел - татар һәм рус телләрендә бара. “Туган як” уены татар мәдәнияте белән яхшы таныш, татар телен яратучылар һәм белүчеләр өчен дә, тмилли гореф-гадәтләр белән таныш булмаганнар өчен дә кызыклы булачак. Монда бала беренче тапкыр "өчпочмак", "уку", "изү" һәм башка бик күп нәрсәләр белән танышачак. Уен күңелле һәм мавыктыргыч булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International