“Татарстан Республикасы яшьләр оешмалары советы” төбәк иҗтимагый оешмасы Татар федераль милли-мәдәни автономиясе белән берлектә “Туган як” өстәл уенын булдыру буенча “Матур hәм акыллы” яшьләр проекты гамәлгә ашырыла.
Проект кысаларында бүгенге көндә иҗади төркем булдырылган, шулай ук уен концепциясе дә төзелгән, уен технологиясе һәм дизайн-макет эшләнгән. Татар федераль милли-мәдәни автономиясе белгечләре этномәдәни материалларны сайлауда экспертлар булып тора.
Әлеге уен Татарстан Республикасы бюджетыннан бирелгән субсидия исәбеннән төзелә.