1 ноябрь көнне Комсомол районы "Кетне" физкультура һәм спорт комплексында Татарстанның һәм Чувашиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Чувашия Республикасының Татар милли-мәдәни автономиясенә нигез салучы Фәрит Гыйбатдиновның якты истәлегенә багышланган татар командалары арасында мини-футбол буенча турнир үтте. Нәкъ менә 1 ноябрь көнне Фәрит Гыйбатдиновка 61 яшь тулган булыр иде.
Республика татарлары арасында Фәрит Гыйбатдиновны үзен, бер дә булмаса исемен белмәгән бер генә кеше дә юктыр. Аның ничә дистә елга якын сузылган хезмәт биографиясе тулысынча Чувашия татарларының мәнфәгатьләрен кайгырту белән бәйле булды.
Чараны оештыручылар - Чувашия Республикасының Татар милли-мәдәни автономиясе.
Чараның төп максаты - якташыбызны хөрмәт белән искә алу, яшь буынны сәламәт рухта тәрбияләү.
"Турнирны традициягә кертеп, ел саен үткәрәчәкбез"- диде Чувашия Республикасының Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Хәйдәр Сафиуллин.
Ярышта 7 команда көч сынашты: кызу ярышта «Урмай» командасы беренче урын, «Тукай» командасы икенче урын, «Умма» Шыгырдан командасы өченче урынга лаек булды. Җиңүче команда Кубок белән бүләкләнде.