Әстерханда иҗтимагый оешманың - Әстерхан өлкәсе татарларының региональ милли-мәдәни автономиясен гамәлгә кую конференциясе булды. Аны төзү турындагы карарны Әстерхан шәһәре һәм Әстерхан өлкәсе җирле милли-мәдәни автономияләре вәкилләре кабул итте.
Чарада Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов катнашты. Үзенең чыгышында ул туган телне һәм гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү, Әстерхан өлкәсе кебек күпмилләтле төбәктә милләтара тынычлык һәм татулыкны ныгыту мәсьәләләрен хәл итүнең мөһимлеген билгеләп үтте.
Әстерхан өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе советы рәисе итеп җәмәгать эшлеклесе, «Этник журналистика гильдиясе» иҗтимагый оешмасының Әстерхан бүлеге җитәкчесе, Әстерхан өлкәсендә күп кенә региональ татар яшүсмерләре һәм яшьләр проектлары җитәкчесе, «Әстерхан 24» төбәк телеканалы генераль директоры Динара Мәҗитова сайланды.
Әстерхан өлкәсенә сәфәре барышында Илдар Гыйльметдинов Әстерхан өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Рәүф хәзрәт Җантасов белән очрашты, шулай ук татар балалар лидерлык мәктәбенең иҗтимагый һәм социаль проектларын тәкъдир итүдә катнашты.