24 октябрьдә Түбән Новгород өлкәсе имамы Габделвап Хәйретдиновның (1870-1937) тууына 150 ел тулуга багышланган халыкара онлайн-конференция узды. Онлайн-конференциядә катнашучылар XIX-XX гасырларда Түбән Новгород крае татар-мөселманнарының рухи тормышы һәм ислам дини һәм иҗтимагый тормышы үсешендә җирле имамнарның роле турында фикер алыштылар.
Аерым тема булып Сталинның шәхес культы чорындагы массакүләм репрессияләрнең Түбән Новгородның татар җәмәгатьчелегенә тискәре нәтиҗәләре турында сөйләшү булды. Онлайн-конференция эшендә Мәскәү шәһәренең Татар автономиясе рәисе Фәрит Фәрисов катнашты.