2 – 8 ноябрь көннәрендә “Идел” яшьләр үзәге Татар балалары лидерлары мәктәбен уздырачак. Ул, елдагыча, чит төбәкләрдән килгән татар балалары, шул исәптән, Татарстан районнарында яшәүче балалар өчен дә каралган. Әлеге чара Боровое Матюшинода урнашкан “Волга” яшьләр үзәгендә булыр дип көтелә. Барлыгы 170ләп бала катнашачак.
“Идел” яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Сафина сүзләренчә, хәзерге вакытта гаризаларны кабул итү дәвам итә. “Бер атналык смена каралган. Татар балалары лидерлары мәктәбе 2010 елдан уздырылып килә", - диде ул.
Чараның төп максаты – татар яшьләре оешмаларында һәм берләшмәләрендәге актив татар балаларын барлау, аларга ярдәм итү. Шулай ук күпләп татарлар яши торган төбәкләрдә татар балалары белән эшләү өчен аерым үзәкләштерелгән тармак булдыру.
Татар балалар лидеры мәктәбендә Россия Федерациясенең төрле регионнарында һәм чит илләрдә яшәүче, иҗтимагый, мәдәни тормышта кайнаучы, 7-11 сыйныфларда укый торган активистлар катнашу көтелә.
Оештыручылар: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» Дәүләт бюджет оешмасы.