25 – 31 октябрь көннәрендә Новосибирскида Татар мәдәнияте көннәре уза. Бәйрәм вакытында кунакларга татар милли ашлары тәкъдим ителә һәм чәкчәк пешерү буенча мастер-класс уза. «Новосибирск өлкәсе Татар мәдәни үзәге» директоры Рауза Тихомирова сөйләде.
“Милли костюмнан киенгән кызларыбыз каенлыкка чыгып, узып баручы кешеләрне чәкчәк белән сыйлап, бәйрәмгә чакырачак. Музейда Чат татарлары кунак бүлмәсе, Чат татарларының милли ашлары тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, балалар өчен милли бәйгеләр уйнатылачак, шулай ук утарда мунча ягылачак. Бәйрәм өчен махсус Шүрәле һәм Су анасы костюмнары эшләнеләчәк, курчак театры актерлары тамаша куячак”, - диде ул.
Рауза Тихомирова сүзләренчә, терлек абзары янында кәҗә, сарык һәм башка йорт хайваннарын ашатып булачак. “Утарда тегермәнебез дә бар. Янына ашлык белән он салынган арба да куячакбыз. “Ак калфак” оешмасы активистларының мастер-класс күрсәтүләре дә көтелә. Әдәби-музыкаль кичәләр узачак, татарча фильмнар тәкъдим ителә. Барысы да татар авылындагы кебек булачак”, - дип ышандырды ул.
“Үзәкнең ишегалдында оештырылачак концертта безнең татар оешмалары коллективлары, бию һәм вокал ансамбльләре катнашачак. Шулай ук осталар аллеясе дә урнаштырылачак, анда баллар, тимерчелек эшләнмәләре һ.б. әйберләр куелачак. Татар мәдәнияте үзәге бинасы тарихи урында – татар бистәсе җирендә урнашкан, шуңа күрә монда мәгълүмати стендлар куярга ниятлибез”, - диде Рауза Тихомирова.
Рауза Тихомирова Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйлметдиновка зур рәхмәтен белдерде. “Чараны уздырырга ярдәм иткән өчен бар кешегә рәхмәтлебез”, - диде ул.
Татар мәдәнияте көннәре Татар федераль милли-мәдәни автономиясе һәм милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәме белән үткәрелә.