Бүген җәмәгатьчелек «Звезда Поволжья» газетасының баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов белән хушлашты

2020 елның 14 октябре, чәршәмбе

Бүген «Татмедиа» ишегалдында җәмәгатьчелек Рәшит Әхмәтов белән хушлашты. Танылган журналистны озатырга язучылар, журналистлар, артистлар, галимнәр, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе активистлары һәм «Звезда Поволжья» газетасының даими укучылары килгән иде.

Хушлашу мәрасимен ТР Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов алып барды. «Рәшит Әхмәтов татар журналистикасының рыцаре иде, ул куркусыз журналистикадагы иң кыю, иң кызыклы газетаны чыгарды. Мин аның газеталар күтәреп Дәүләт Советы янында басып торганын күз алдына китерәм», — диде "ТНВ" каналының генераль директоры Илшат Әминов.

«Казанские ведомости» газетасының баш мөхәррире Венера Якупова, күренекле татар галиме, тарих фәннәре докторы, профессор, сәясәтче, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, җәмәгать эшлеклесе Индус Таһиров, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров һәм башкалар да мәрхүм белән хушлашу сүзләрен әйттеләр.

Руслан Әхмәтов килүчеләргә рәхмәт әйтеп, газетаны алга таба да чыгарачагын, бу әтисенең теләге булуын белдерде. Рәшит Әхмәтов Яңа татар бистәсе зиратына җирләнде. Татар федераль милли-мәдәни автономиясе мөхәррирнең якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International