Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада гражданнар җәмгыяте институтларын үстерүгә өлеш керткән өчен премияләр тапшыру турындагы указны имзалады. Бүләкләнүчеләр исемлегенә Татарстаннан өч кеше һәм социаль әһәмияткә ия биш оешма кергән. Документ тексты республиканың рәсми порталында дөнья күргән. Оешмалар арасында әлеге премиягә «Татарлар федераль милли-мәдәни автономиясе» дә бар.
Казан Кремлендә үткән рәсми чарада Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов катнашты. Безнең лидерны - Илдар Ирек улы Гыйльметдиновны һәм ФНКАТ составындагы барлык милли-мәдәни автономияләрне бүләкләү белән котлыйбыз, бу безнең күпьеллык уртак эшебезгә югары бәя!
Гражданнар җәмгыяте институтларын үстерүгә өлеш керткән өчен ТР Президенты премияләрен социаль юнәлешле проектлар өчен гражданнарга яки коммерцияле булмаган оешмаларга, шулай ук гражданнар җәмгыяте өлкәсендәге фәнни тикшеренүләр өчен тапшыралар. Ел саен ТР Президенты Указы белән гражданнар 250 мең сум күләмендәге – 3, оешмалар 400 мең сум күләмендәге 5 премия белән бүләкләнә. Моннан тыш, премия лауреатларына диплом һәм мактаулы билге дә тапшырыла.