Рөстәм Миңнеханов: Укытучы дигән горур сүз бөтен телләрдә дә хөрмәт белән әйтелә

2020 елның 5 октябре, дүшәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу хакта Казанда Укытучылар бәйрәменә багышланган бәйрәм чарасында әйтте.

Рөстәм Миңнеханов укытучыларны бәйрәм белән котлады, сәламәтлек, эшләрендә уңышлар теләде. «Халыкара Укытучылар көне белән котлыйм. Бу иң яраткан бәйрәмнәребезнең берсе. Бу көн чәчәкләрнең хуш исләре, укучылар котлавы һәм сезнең елмаюлы йөзләрегез белән тулы көн. Укытучы ул — әһәмиятле һөнәр, җаваплы миссия һәм, әлбәттә, сәләт. Хезмәтегез иң яхшы кешелеклек сыйфатларына ия булуы балаларга чиксез мәхәббәт таләп итә», — диде ул.

«Укытучы хезмәте — һәрвакыт төп, җаваплы һөнәр булды һәм булачак. Укытучы дигән горур сүз бөтен телләрдә дә хөрмәт белән әйтелә», — диде Президент. Ул Татарстан мәгариф системасына җитди игътибар күрсәтүен ассызыклады.

«Кеше нинди генә уңышка ирешмәсен, уңышының нигезе мәктәптә салына. Сезнең кулда республика һәм илебезнең киләчәге. Югары профессионализм, кайгыртучанлык, укучыларга игътибар өчен рәхмәт! Саулык, укучыларыгызның ихлас яратуын телим, һәр көнегезне балалар елмаюы бизәсен. Тере белем алу иң яхшысы, без инде онлайн укудан ардык», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Хөрмәтле укытучылар! Сез үрнәк алырлык кешеләребез. Сез биргән белемнәр, сезнең үгет-нәсихәтегез бүгенге авыр тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Үзегезгә дә укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын. Атачак таңнарыгыз – аяз, туасы көннәрегез – кояшлы, төннәрегез – тыныч, сәламәтлегегез нык булсын.

Татар федераль милли-мәдәни автономия укытучыларын һәм барлык мөгаллимнәрне чын күңлдән котлыйбыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International