Бүген, Чиләбе өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җирле татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты. Ул ике субъект арасында ныклы дустанә мөнәсәбәтләр булуын билгеләп үтте. «Татар рухы» Татар милли-мәдәни автономиясен һәм Лена Колесникова җитәкчелегендәге Чиләбе татар конгрессы эшчәнлеген югары бәяләде.
«Безнең монда, нәкъ менә үзәк залда булуыбыз күп нәрсә турында сөйли. Монда төп мәсьәләләр хәл ителә бит», — диде Президент. Ул Чиләбе губернаторы Алексей Текслерга рәхмәт әйтте. «Татарларга мөнәсәбәтегезне беләбез, бик зур рәхмәт. Эшләр тиешле югарылыкта барсын очен без татар конгрессы башлыгы итеп вице-премьерны куйдык. Мондагы кешеләр барысы да сезгә ярдәм итәргә әзер. Татарлар бик тырыш, эш сөючән халык бит», — диде ул.
Очрашуның модераторы Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев булды. Лена Колесникова Чиләбе татарлары конгрессы үткәрә торган чаралар турында сөйләде, «Татар кызы», «Татар егете», «Нәни энҗеләр» бәйгеләрен аерым әйтте, «Идел-йорт» Бөтенроссия фестивалендә гран-при яулаган Чиләбе татар театры коллективы турында сөйләде. Ул Чиләбедә татар мәдәнияте үзәге оештырырга тәкъдим итте.
Троицк Татар мәдәнияте үзәге рәисе Фәрит Якупов шәһәрнең милли-мәдәни тормышы, китапханә эшчәнлеге һәм Троицк шәһәре белән кардәшлек мөнәсәбәтләрен урнаштыру өчен Татарстанның бер шәһәрен билгеләү турында әйтте. «Татар рухы» Татар милли-мәдәни автономиясе Магнитогорск иҗтимагый оешмасы рәисе Кадиминур Таһиров Муса Җәлил исемендәге Татар мәдәни үзәге эшчәнлеге, Магнитогорскида татар халкының мәдәни ихтыяҗлары турында сөйләде.
«Чикләүләргә карамастан, без Тукайга һәйкәл ача алдык. Һәйкәлне ачу тантанасында Татарстан Президенты катнашуы зур горурлык», — диде Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер. Ул алда әйтелгән тәкъдимнәр буенча, Чиләбе җирендә һәм бер өлешен Татарстанда эшләргә мөмкин булган уртак проектлар исемлеген төзергә тәкъдим итте. "Татар мәдәни үзәгенә килгәндә, бу мәсьәләне өйрәнергә кирәк», — диде ул.