Радик Миңнеханов Омск өлкәсе районында депутат булып сайланган

2020 елның 15 сентябре, сишәмбе

«Мәдәният» төбәк татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе татар авылларында милли мәдәниятне үстерергә теләвен әйтте.

“Планнарыбыз бихисап. Омск өлкәсенең төньяк районнарында, шулай ук татар авылларында милли мәдәниятне үстерергә ниятлибез. Киләчәктә этнографик фестивальләр булдыруны күздә тотабыз. Син – татар, син – башка милләт кешесе дип, милләтләрне аерып карамыйбыз. Мәсәлән, быел автономия исеменнән азык-төлек җыелмаларын татар авылларына гына таратмадык, барлыгы 17 районга тапшырдык”, - диде ул.

“Янымда фикердәшләремнең булуына шатланам. Омск өлкәсендә булган барлык татар үзәкләре җитәкчеләре белән бер команда булып кына без нәтиҗәләргә ирешә алдык, шушы эшчәнлегебезне алга таба дәвам итәрбез дип уйлыйм. Миллилек һәм мәдәният кәләпүш киюгә генә кайтып калмый, бу – системалы хезмәт. Ул балалар бакчаларыннан алып, татар аксакаллары белән очрашуларга кадәр актив алып барылырга тиеш”, - диде депутат.

Радик Миңнехановны чираттагы уңышы белән чын күңелдән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International